2017 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләүне анализлау.
2017 елның 9 аенда инспекциягә 16315 мөрәҗәгать алынган (2016 елның шул ук чорында – 16160), ягъни мөрәҗәгатьләрнең саны элеккеге дәрәҗәдә кала бирә (барлыгы 1,0% арткан); сорауларның гомуми саны 1,7% арткан.
Сорауларның саны арта бара, әйтик: гомуми йорт милкен карап тоту – 12,6% арткан, күрсәтелә торган торак һәм коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты турында – 2,8% арткан, капиталь ремонт уздыру кирәклеге, капиталь ремонттан соң кисәтүләр турында – 0,3% арткан. Шуңа да карамастан, идарәче оешмаларның эше (-32,4%), торак биналарны үзгәртеп планлаштыру (-22,6%), коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау (-14,7%), төзелеш җитешсезлекләре (-6,2%) кебек юнәлешләр буенча сораулар санының кимүе күзәтелә.
Мөрәҗәгатьләрдә куелган сораулар тематикасы |
2016 елның 9 аенда сораулар саны |
2017 елның 9 аенда сораулар саны |
сорауларның гомуми саныннан % |
Кимү (-), үсеш (+) % |
гомуми йорт милкен карап тоту турында |
11309 |
12734 |
55,9 |
+12,6 |
коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау турында |
5424 |
4624 |
20,3 |
-14,7 |
коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты турында |
2391 |
2458 |
10,8 |
+2,8 |
капиталь ремонт үткәрү кирәклеге, капиталь ремонттан соң кисәтүләр турында |
1028 |
1031 |
4,5 |
+0,3 |
торак хезмәтләре күрсәтү сыйфаты турында |
907 |
932 |
4,1 |
+2,8 |
торак биналарны үзгәртеп планлаштыру турында |
543 |
420 |
1,8 |
-22,6 |
идарәче оешмаларның эше турында |
648 |
438 |
1,9 |
-32,4 |
төзелеш эшләре турында |
178 |
167 |
0,7 |
-6,2 |
Җәмгысе: |
22428 |
22804 |
100 |
+1,7 |
Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне карау барышында гомумйорт милкен карап тотуда закон бозу фактлары буенча 3093 күрсәтмә бирелгән (2016 елның 9 аенда – 3619), 692 беркетмә рәсмиләштерелгән (2016 елның 9 аенда – 798).
Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган һәм инспекция күрсәтмәләрен билгеләнгән вакытта үтәмәгән өчен хокук бозучылар барлыгы 5316,6 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылган (2016 елның 9 аенда – 5095,3 мең сум).
ТР Дәүләт торак инспекциясендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү өстенлекле эшчәнлек юнәлешләренең берсе булып тора, аның максаты – кулланучыларның мәнфәгатьләрен яклау, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту, халыкның хокукый аңын һәм юридик белем дәрәҗәсен арттыру, шикаятьләрнең санын киметү.