Бер атна эчендә инспекторлар 60 тикшерү үткәрделәр һәм 43 хокук бозу очрагын ачыкладылар. Шуларның 18 е гомумйорт мөлкәтен карап тоту буенча.
Мәсәлән, Әлмәт шәһәреннән 8 Март урамындагы 4 нче йортта яшәүчедән подвалны карап торуга шикаять килде. Тикшерү барышында барлык фактлар да расланды: чүп-чар һәм канализациянең торышы, чи грунт. «ЖЭУ-7» ҖЧҖ директоры чираттагы тапкыр хокук бозуны танымады, бу аны 25 мең сум штраф рәвешендәге җәзадан саклап кала алмады.
Бер атна эчендә 104,5 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Шул исәптән физик затларга да. Мәсәлән, Түбән Кама шәһәренең Менделеев урамындагы 2 нче йорттагы фатирны үзгәртеп планлаштырган өчен. Милекче кухняны бүлмә һәм коридор белән берләштергән, кухняга ишек уемын салган. Фатир хуҗасына 2 мең сум штраф салынды. Аннары аңа Башкарма комитет комиссиясе белән озак аралашырга туры киләчәк.
Әлмәтлеләр дә штрафка тартылды. Радищев урамындагы 18 нче йортта газ хезмәткәрләре техник хезмәт күрсәтә алмаганнар. «Альметьевскгаз» ЭҖИ хезмәткәрләре ике тапкыр газ җиһазларын тикшерергә тырышып караган. Сөләйманова урамындагы 23 нче йортта милекче газ китерү турында килешү төзүдән баш тарткан. Һәркемгә 5 мең сум штраф билгеләнде.
129 кисәтү бирелде. Мәсәлән, «Гринта» регоператорына – Чаллы шәһәренең Сөембикә проспектындагы 58/41 йорт мәйданчыгыннан чүп-чарны вакытында чыгармаган өчен.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте