Хокуклык идарәсе

назад

Хокукый идарәнең төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-ТР ДТИ эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итү.

-Судларда һәм бүтән органнарда ТР ДТИ мәнфәгатьләрен яклау.

-Хокук куллану эшчәнлегенең торышын анализлау һәм хокукый тәҗрибә нигезендә ТР ДТИ вәкаләтенә керә торган мәсьәләләрне җайга сала торган Татарстан Республикасы законнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү.

-Социаль ярдәмгә һәм социаль яклауга мохтаҗ булган гражданнарга гаризалар, шикаятьләр, үтенеч язулары һәм хокукый характердагы бүтән документларны төзү рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм судларда, дәүләти һәм муниципаль органнарда, оешмаларда федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең бүтән норматив-хокукый актларында каралган тәртиптә һәм очракларда гражданның мәнфәгатьләрен яклау.

-Административ эшләрне әзерләү һәм карап тикшерүдә катнашу.

-Административ җәзаларны билгеләү турындагы карарларның үтәлешен контрольдә тоту.

-Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 16.07.2009 №584 карары нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендәге эшчәнлек башкару турындагы белдерүнамәләрне кабул итү һәм реестрга кертү.

-Торак милекчеләре ширкәтләренең уставларын аларның гамәлдәге законнарга туры килүенә карата тикшерү һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле бәяләмәләр әзерләү.

 

Хокукый идарә түбәндәге вазифаларны башкара:

-ТР ДТИ тарафыннан эшләнә торган Татарстан Республикасы закон проектларын, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты указлары һәм әмернамәләре проектларын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм әмернамәләре проектларын, бүтән норматив-хокукый актларның проектларын әзерли яисә аларны әзерләүдә катнаша (анализлый, хокукый экспертиза үткәрә).

-ТР ДТИ боерыклары, карарлары, әмернамәләре һәм бүтән норматив-хокукый актлары проектларына хокукый экспертиза үткәрә.

-ТР ДТИ башлыгына имза салу өчен тапшырыла торган норматив-хокукый актларның проектларын һәм бәяләмәләрне визалый.

-ТР ДТИ норматив-хокукый актларын Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенә сайлап алу һәм җибәрү эшендә катнаша.

-Билгеләнгән тәртиптә ТР ДТИ мәнфәгатьләрен гомуми юрисдикция судларында да, арбитраж судларында да, барлык суд һәм административ учреждениеләрендә дә, шулай ук бүтән хакимият органнарында һәм оешмаларда да яклый.

-Норматив-хокукый актларның проектларын төзәтә.

-Хокук куллану тәҗрибәсе һәм Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының ТР ДТИ эшчәнлеге өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнарын куллану мәсьәләләре буенча мәгълүмати, белешмә, аналитик материаллар әзерли.

-Билгеләнгән тәртиптә хезмәт тикшерүләрен оештыруда һәм үткәрүдә катнаша.

-ТР ДТИ гамәлдәге комиссияләрен хокукый мәгълүмат белән тәэмин итә.

-ТР ДТИ, аның территориаль органнары хезмәткәрләренә ТР ДТИ вәкаләтенә кертелгән мәсьәләләрдә хокукый ярдәм күрсәтә.

-Административ җаваплылыкка тартыла торган затларга административ комиссияләрнең карарларын шикаять кылу тәртибе турында аңлата.

-Хокук бозучыларның яшәгән урыны буенча административ җәза билгеләү турында, административ штрафны ирекле түләү һәм ТР ДТИ административ штрафын түләү турында таныклый торган документны тапшыру турында карарлар җибәрә.

-Күпфатирлы йортлар белән идарә итү, аларны карап тоту өлкәсендә эшчәнлекнең гамәлгә ашырыла башлавы турында белдерүнамәләрне җыя һәм аларның реестрын алып бара (реестр Интернет челтәрендә алып барыла).

Саттаров Вагиз Сулейман улы
Хокуклык идарәсе
Саттаров Вагиз Сулейман улы
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары-баш дәүләт торак инспекторы урынбасары-Хокук идарәсе башлыгы
Телефон:
8 (843) 222-02-35
Email:
Воронская Наталья Николаевна
Юридик бүлек башлыгы
Телефон:
8 (843) 590-16-07
Email:
Юридик бүлек
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International