Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясендәге дәүләт граждан хезмәткәрләренең эш вакытында һәм эштән тыш коррупциягә һәм башка төр хокук бозуларга каршы тору максатларында этика нормаларын үтәве буенча таләпләр хакында

                                                      

№ 158

 

П Р И К А З

Б О Е Р Ы К

  « 12 »  апрель 2019 ел.

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясендәге дәүләт граждан хезмәткәрләренең эш вакытында һәм эштән тыш коррупциягә һәм башка төр хокук бозуларга каршы тору максатларында этика нормаларын үтәве буенча таләпләр хакында

 

Россия Федерациясе Президентының 2002 елның 12 августындагы 885 номерлы Указы, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советы президиумының 2010 елның 23 декабрендәге карары (21 нче беркетмә) белән хупланган Россия Федерациясе дәүләт хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең этикасы һәм хезмәттә үз-үзен тотышының үрнәк кодексы, Татарстан Республикасы Президентының 2011 елның 23 мартындагы ПУ-142 номерлы Указы белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең этика һәм хезмәттә үз-үзен тоту кодексына ярашлы рәвештә боерык бирәм:

  1. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясендәге дәүләт граждан хезмәткәрләренең эш вакытында һәм эштән тыш коррупциягә һәм башка төр хокук бозуларга каршы тору максатларында этика нормаларын үтәве буенча таләпләр (кушымтада бирелә) (алга таба – Таләпләр) расларга.
  1. Структур бүлекчәләрнең җитәкчеләренә Таләпләрне буйсынудагы затларга җиткерергә.
  2. Мәгълүматлаштыру секторына (Хәбипова Э.И.) Таләпләрне Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең рәсми сайтында урнаштырырга.
  3. Кадрлар бүлегенә (И.Н.Никитина) түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

    - Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә (алга таба – Инспекция) эшкә килүче гражданнарны Таләпләр белән таныштыруны;

    - Инспекция аппараты хезмәткәрләре тарафыннан Таләпләр үтәлешен тикшерүдә тотуны.

            6. Әлеге Боерык үтәлешен контрольдә тоту буенча үземне җаваплы итеп билгелим.

     

     

Башлык

С.А. Крайнов

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясендәге дәүләт граждан хезмәткәрләренең эш вакытында һәм эштән тыш коррупциягә һәм башка төр хокук бозуларга каршы тору максатларында этика нормаларын үтәве буенча таләпләр

 

Дәүләт хезмәткәрләренең (алга таба – хезмәткәрләр) дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары (алга таба – дәүләт органнары) вәкаләтләрен үтәве белән билгеләнгән махсус гавами-хокукый статусы затларның әлеге категориясенә федераль законнарда билгеләнгән махсус чикләмәләрне, тыюларны һәм таләпләрне билгели. Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тоту принциплары шулай ук Россия Федерациясе Президентының 2002 елның 12 августындагы 885 номерлы Указында һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советы президиумының 2010 елның 23 декабрендәге карары (21 нче беркетмә) белән хупланган Россия Федерациясе дәүләт хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең этикасы һәм хезмәттә үз-үзен тотышының үрнәк кодексында да бар.

Урынына һәм вакытына бәйсез рәвештә хезмәткәрләргә үзләренең тәртибенең тулысынча чикләмәләргә, тыюларга һәм таләпләргә туры килергә тиешлеген исәпкә алу һәм аларның гадел һәм намуслы булуында шик тудырырга сәләтле гамәлләргә юл куймау зарури.

Җитәкче вазыйфаларын биләүче хезмәткәрләрнең һөнәри эшчәнлеге, кагыйдә буларак, гавами холыклы, мондый хезмәткәрләр җиңел таныла, турыдан-туры дәүләт органнары белән ассоциацияләнә, шуңа бәйле рәвештә, массакүләм мәгълүмат чараларын да кертеп, җәмгыять игътибарын җәлеп итәләр, шул исәптән эштән тыш вакытта да.

Җитәкче вазыйфаларын биләүче хезмәткәрләр үзләренең шәхси мисалында буйсынудагы затларның үз-үзен тоту кагыйдәләрен формалаштыра.

Биләгән вазыйфага бәйсез рәвештә хезмәткәрнең намусына һәм абруена хилафлык китерә торган эшләрне эшләмәскә тиешлеген истә тоту зарури.

Хезмәткәргә нинди дә булса гамәлләрне кылыр алдыннан бу эшнең хезмәттәге коллегалар тарафыннан ни рәвешле кабул ителәчәге турында уйланырга һәм аларның профессиональ киңәшләренә колак салырга киңәш ителә. «Интернет» мәгълүмат-телекоммунакация челтәрендә (алга таба – Интернет челтәре), шул исәптән социаль медиада, шәхси максатларда мәгълүмат урнаштырганда әлеге мәсьәләгә аңлы һәм җаваплы якын килергә кирәк.

Хезмәткәргә аның вазыйфаи статусына турыдан-туры яки читләтеп күрсәтә торган сурәтләрне, текстлы, аудио-, видеоматериалларны урнаштыру рөхсәт ителми, әгәр әлеге гамәле аның хезмәт вазыйфаларын үтәүгә бәйле булмаса.

Шунысын истә тотарга кирәк: Интернет челтәрендә бастырылган мәгълүмат чикләнмәгән вакытта һәм чикләнмәгән затлар даирәсе өчен файдалана алырлык булып калырга мөмкин.

Дәүләт органы исеменнән мәгълүмат бирүне һәм гавами рәвештә бастыруны мондый мәгълүматны урнаштыруга һәм бирүгә вәкаләте булган затлар гына гамәлгә ашырырга хокуклы.

Хезмәткәр истә тотарга тиеш: аның этикасыз гамәле, шул исәптән эштән тыш вакытта кылынганы да, аның абруена, дәүләт органының мәртәбәсенә һәм, тулаем алганда, дәүләт хезмәтенә зыян китерергә мөмкин.

Коррупциягә һәм башка төр хокук бозуларга каршы тору максатларында хезмәткәргә вазыйфаи бурычларын үтәгәндә үзенең тотышында нигез булып торучы түбәндәге әхлакый-этика кыйммәтләренә таянырга киңәш ителә:

- гаделлек;

- риясызлык.

Вазыйфаи бурычларын үтәгәндә һәм хезмәттән тыш вакытта хезмәткәр үзенең гамәлләренең намуслы булуында шик тудырырга һәм шуның белән берлектә җәмгыятьтә дәүләт органнары эшчәнлегенә карата ышаныч бетерергә мөмкин булган нинди дә булса гамәлләргә юл куймаска тиеш.

Хезмәткәрнең этикасыз гамәле, шул исәптән хезмәттән тыш вакытта кылынганы да, әгәр ул аның абруена, дәүләт органы мәртәбәсенә һәм, тулаем алганда, дәүләт хезмәтенә зыян китерүгә сәбәп була икән, әгәр әлеге гамәл аның вазыйфаи статусыннан файдалануга бәйле булса һәм (яки) билгеләнгән чикләмәләрне, тыюларны һәм таләпләрне бозу булып торса, дәүләт хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотышына карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясендә каралу предметына әйләнергә һәм Россия Федерациясе законнарында каралган җаваплылыкны барлыкка китерергә мөмкин.

Хокук куллану тәҗрибәсенә анализны исәпкә алып, дәүләт хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотышына карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе эшен дә кертеп, этикасыз гамәлләр барлыкка килүен булдырмаска киңәш ителә.

 

1. Мәнфәгатьле затлар белән эштән тыш вакытта аралашу

 

Үзләренә карата хезмәткәр тарафыннан турыдан-туры дәүләт (муниципаль) идарәсе (контроль һәм күзәтчелек чаралары, бюджет ассигнованиеләрен яки чикләнгән ресурсларны бүлү, дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашыру яки лицензияләр һәм рөхсәтләр бирү һәм башка функцияләр) гамәлгә ашырыла торган затлар белән шәхси дустанә мөнәсәбәтләр, эштән буш вакытта очрашуларны да кертеп, әйләнә-тирәдәгеләрдә әлеге затлар файдасына кабул ителә торган карарларның объектив булмавында нигезле шикләр тудырырга сәләтле.

Хезмәткәргә үзенең дусларыннан яки аларга бәйле, бер үк вакытта үзләренә карата хезмәткәр тарафыннан турыдан-туры дәүләт (муниципаль) идарәсе функцияләре гамәлгә ашырыла торган кешеләрдән бүләкләр яки нинди дә булса бүтән төрле бүләкләүләр алырга рөхсәт ителми, шул исәптән шәхси тантаналы чараларда да. Мондый бүләкләрне кабул итү уңайсыз хәлгә куярга һәм аның гадел, риясыз һәм объектив булуында шикләр барлыкка китерергә мөмкин.

Үзләренә карата хезмәткәр тарафыннан турыдан-туры дәүләт (муниципаль) идарәсе функцияләре гамәлгә ашырыла торган затлар компаниясендә күңел ача торган чараларда катнашу, ял итү, шул исәптән чит илдә, хезмәткәрне уңайсыз хәлдә калдырырга мөмкин.

Әлеге киңәшләр шулай ук хезмәткәр дустанә мөнәсәбәтләрдә торган затларга карата дәүләт (муниципаль) идарәсе функцияләрен хезмәткәрнең буйсынуында булган яки контролендә торган затлар гамәлгә ашырган очракларга да кагыла, әгәр аларның гамәлләре хезмәткәр мәнфәгатьләрендә гамәлгә ашырыла дигән нәтиҗә чыгару мөмкинлеген тудырса.

 

2. Шәхси өстенлекләр алу өчен вазыйфаи статустан файдалану

 

Хезмәткәр үзе өчен, шулай ук бүтән затларның мәнфәгатьләрендә дә, шәхси холыклы мәсьәләләрне хәл иткәндә дәүләт органнары, оешмалар, вазыйфаи затлар һәм гражданнар эшчәнлегенә йогынты ясау өчен хезмәт хәленнән файдаланырга тиеш түгел.

Хезмәткәргә үзе яки башка затлар өчен шәхси өстенлекләр алу өчен (мисал өчен, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән үзара хезмәттәшлек иткәндә, дәүләт (муниципаль) хезмәтләре алганда, чират уздырганда һ.б.) хезмәт таныклыгыннан һәм башка төрле хезмәт чараларыннан, шул исәптән эш транспортыннан, шулай ук эш мәгълүматларыннан файдаланырга рөхсәт ителми.

Үзе өчен һәм бүтән затларның мәнфәгатьләрендә шәхси холыклы мәсьәләләрне хәл иткәндә хезмәткәргә, өстенлекләр алу максатында, сәяси яки административ йогынтыга ия булган өченче затларның фамилиясен, исемен, атасы исемен яки вазыйфасын телгә алу этикалы булмаячак.

Хезмәткәргә хатынына (иренә), балаларына һәм башка якын туганнарына (кодаларына) шәхси холыклы мәсьәләләрне хәл итү өчен үзенең исеменнән, вазыйфасыннан һәм абруеннан файдалануның ярамаганлыгы турында хәбәр итәргә киңәш ителә.

Хезмәткәргә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган максатлар өчен, шул исәптән товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә реклама өчен, үзенең вазыйфаи статусыннан файдалану рөхсәт ителми.

Хезмәткәргә аның транспорт чараларыннан, матди-техник һәм башка төр тәэминат чараларыннан, башка төрле дәүләт (муниципаль) мөлкәтеннән файдалануының, аларны вазыйфаи бурычларны гамәлгә ашыруга бәйле булмаган максатлар өчен өченче затларга тапшыруны да кертеп, нигезле яки рациональ булуында шик тудырырга мөмкин булган гамәлләрне кылмаска кирәк.

 

3. Керемнәр белән чагыштырып булмый торган мөлкәттән файдалану

 

Хезмәтләрне, башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен түләүсез нигездә алудан, шул исәптән коммерция һәм коммерциясез оешмалардан мөлкәтне, шул исәптән вакытлыча файдалануга, түләүсез нигездә алудан тыелырга кирәк, чөнки хезмәткәргә теләсә нинди матди файда рәвешендә бүләкләр алу тыела.

Хезмәт тәртибендә әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан ришвәт алуга ризалык яки ришвәт бирү турында гозер кебек кабул ителергә мөмкин булган гамәлләрдән һәм фикерләрдән тыелып калырга кирәк.

Килеп чыгуының законлы булуы ачыктан-ачык күренеп тормаган кыйммәтле мөлкәт үзеңнең вазыйфаи дәрәҗәңнән явызларча файдалану нәтиҗәсендә алынган кебек кабул ителергә мөмкин.

 

Җаваплылык чараларын күрү.

 

Хезмәткәрнең этикасыз гамәле дәүләт хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотышына карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышында каралырга мөмкин. Әлеге мәсьәләне карау йомгаклары буенча дәүләт органы җитәкчесенә киңәш ителергә мөмкин:

хезмәткәргә этикасыз гамәл кылуның ярамаганлыгына күрсәтергә;

хезмәткәргә карата дәүләт хезмәте турында һәм коррупциягә каршы көрәш турында законнарды каралган конкрет җаваплылык чарасын кулланырга.

Хезмәткәргә этикасыз гамәл кылуның мөмкин булмавына күрсәтү түбәндәгеләрдә чагылырга мөмкин:

телдән шелтә белдерү;

этикасыз гамәл кылуның ярамаганлыгы турында кисәтү;

гавами гафу үтенү турында таләп итү.

Дәүләт органы җитәкчесенең карары буенча этикасыз гамәл кылуның ярамаганлыгына күрсәтү башка затлар катнашында гамәлгә ашырылырга мөмкин.

Федераль законнарда каралган дисциплинар җаваплылык чаралары хезмәткәргә карата кылынган этикасыз гамәл билгеләнгән чикләмәләрне, тыюларны һәм таләпләрне бозуга китергән очракта күрелергә тиеш.

Хезмәткәр тарафыннан кылынган этикасыз гамәл өчен җаваплылык чараларының катгыйлыгы хезмәткәрнең абруена яки дәүләт органы мәртәбәсенә китерелгән зыян күләменә карый. Хезмәткәрнең гамәленә, кылыну холкына, урынына, вакытына һәм шартларына карап, хезмәттә үз-үзеңне тотуга карата чикләмәләргә, тыюларга һәм таләпләргә туры килү-килмәве предметы буенча ясалган анализ принципиаль әһәмияткә ия.

Хезмәткәр тарафыннан этикасыз гамәл кылынуы турында мәгълүм булган аудиториянең күләме хезмәткәрнең абруена, дәүләт органы мәртәбәсенә китерелгән зыянны арттыра.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы затына кадрларга бәйле карарлар кабул иткәндә хезмәткәрнең этикасыз гамәл кылу фактлары булуын, шул исәптән дәүләт хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотышына карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясендә каралганын да, исәпкә алырга кирәк.

Соңгы яңарту: 22 август 2019, 10:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования