Лицензияләү механизмын кулланып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген дәүләти җайга салуга күчү тәртибен һәм вакытларын билгеләү турында.

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Лицензияләү механизмын кулланып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген дәүләти җайга салуга күчү тәртибен һәм вакытларын билгеләү турында.

 

2014 елның 21 июлендә кабул ителгән “Россия Федерациясе Торак кодексына, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләрен көчен югалткан дип тану турында” №255-ФЗ Федераль законда (алга таба – Закон)  лицензияләү механизмын кулланып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген дәүләти җайга салуга күчү тәртибе һәм вакытлары билгеләнгән.

Закон таләпләре буенча 2015 елның 1 маена кадәр идарәче компанияләр күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә лицензия алырга тиеш. Күрсәтелгән датадан соң күпфатирлы йортлар белән идарә итүдә эшмәкәрлек эшчәнлеген лицензиясез алып бару тыела. Торак милекчеләре ширкәтләре, торак кооперативлары яки башка төрле махсуслаштырылган кулланучылар кооперативлары өчен лицензия таләп ителми.

         Лицензияне Россия Федерациясе субъектының лицензия комиссиясе карары нигезендә дәүләт торак күзәтчелеге органнары бирәчәк. Лицензия вакыты чикләнмичә бирелә һәм бирелгән Россия Федерациясе субъекты территориясендә генә гамәлдә була.

Лицензия алырга теләүчегә карата лицензия таләпләре рәвешендә түбәндәгеләр билгеләнгән:

1.     Лицензиатның, лицензия алырга теләүченең юридик зат яки шәхси эшмәкәр буларак Россия Федерациясе территориясендә теркәлүе. Чит ил дәүләтләре территорияләрендә теркәлгән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә кертелми;

2.     Лицензиатның, лицензия алырга теләүченең вазифаи затында квалификация аттестаты булу;

3.     Лицензиатның, лицензия алырга теләүченең вазифаи затында икътисад өлкәсендәге җинаятьләр, уртача авырлыктагы, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителүнең бетмәве яки үтәлеп бетмәве;

4.     Вазифаи зат турында квалификацияләреннән мәхрүм ителгән затлар реестрында мәгълүматлар булмау;

5.     Лицензиатка, лицензия алырга теләүчегә элек бирелгән лицензияне гамәлдән чыгару турындагы мәгълүматның күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләрнең җыелма федераль реестрында булмавы;

6.     Лицензиатның Россия Федерациясе Торак кодексының 161 статьясының 10 өлешендә билгеләнгән мәгълүматны ачуга карата таләпләрне үтәве. 

Лицензияне алганчыга кадәр һәр ИК җитәкчесенә квалификация имтиханын тапшырырга кирәк. Квалификация имтиханы сораулары Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан раслана. Квалификация имтиханының гомуми сораулар исемлеге үз эченә 200 сорауны ала, алар арасында бер дөрес җавабы булган күптөрле җавап вариантлары бирелә.

         Квалификация имтиханы компьютерда тест үтү рәвешендә үткәрелә. Компьютерда тест үткәргәндә дәгъва кылучы квалификация имтиханы өчен дәгъва кылучыларга тәкъдим ителә торган сораулардан формалаштырылган аерым тестлар җыелмасын ала, бу эш ирекле сайлап алу юлы белән автомат тәртиптә башкарыла. Тестларның индивидуаль җыелмасы 100 сораудан гыйбарәт. Сорауларга җавап бирү өчен барлыгы 120 минут вакыт бирелә. Әгәр 86 һәм аннан да күбрәк сорауга дөрес җавап бирелсә – имтихан тапшырылган була. Имтиханны тапшырганнан соң лицензия комиссиясе нәтиҗәләре белән беркетмәне дәүләт торак күзәтчелеге органына җибәрә, анысы квалификация аттестаты бирә. Әлеге документ биш ел дәвамында гамәлдә була.

Бирелгән лицензияләр турында белешмәләр Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрына һәм җыелма федераль лицензияләр реестрына кертелә.

Закон чыгаручы тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә өлкәсендәге бозулар өчен җаваплылык чаралары катгыйландырылды:

– күпфатирлы йортлар белән лицензиясез идарә итү өчен вазифаи затларга 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә һәм юридик затларга 150 мең сумнан алып 250 мең сумга кадәр җаваплылык каралган;

– әгәр дә торак йортларны һәм (яисә) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен вазифаи затларга 4 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф каралган булса, торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау буенча лицензия таләпләрен бозган өчен вазифаи затларга 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга 250 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр штраф каралган;

 әгәр дә дәүләт торак күзәтчелеге органы тарафыннан бирелгән законлы күрсәтмәне үтәмәгән өчен вазифаи затларга 1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр, юридик затларга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф каралган булса, шул ук бозулар өчен вазифаи затларга 50 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф каралган.

Санап үткән бозулар өчен административ штрафлардан кала вазифаи затларны 3 елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итү җәзасы да каралган.

Моннан тыш идарәче компанияне күпфатирлы йортлар белән идарә итүдән читләштерү механизмы да бар.

Әгәр бер календарь елы дәвамында идарәче компаниягә яки аның вазифаи затына суд тарафыннан ике яки аннан да күбрәк тапкыр күпфатирлы йортка карата дәүләт торак күзәтчелеге органы биргән күрсәтмәне үтәмәгән өчен административ җәза билгеләнгән булса, мондый йорт турындагы мәгълүматлар Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрыннан төшереп калдырыла һәм идарәче оешма аның белән идарә итүдән туктый.  

Әгәр күпфатирлы йортларның реестрыннан төшереп калдырылган биналарның гомуми мәйданы идарәче компания календарь елы дәвамында идарә иткән йортлардагы биналарның гомуми мәйданыннан 15 һәм аннан да күбрәк процентын тәшкил итсә, дәүләт торак күзәтчелеге органы судка лицензияне гамәлдән чыгаруны таләп итеп мөрәҗәгать итә ала. Судка лицензияне гамәлдән чыгару турында шикаять бирү лицензия комиссиясе карары нигезендә башкарыла.

Лицензияләү механизмын кертү күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны көчәйтүгә, шулай ук торак фонды белән идарә итү өлкәсендә нәтиҗәсез эшләүче оешманы алмаштыруга ярдәм итәргә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International