Идарәче оешмалар тарафыннан энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы законнарның зарури таләпләрен үтәүне тикшерү максатларында контроль чаралар үткәрү

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

 «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздырыла.

«Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2009 елның 22 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба – 261 номерлы федераль закон) нигезендә төзелгән, үзгәртеп корылган яки капиталь ремонт уздырылган һәм файдалануга тапшырылган күпфатирлы йортларга карата энергетика нәтиҗәлелеге классын бирү бурычы кертелде.

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «Күпфатирлы йортларның энергетика нәтиҗәлелеген билгеләү кагыйдәләрен раслау турында» 2016 елның 6 июнендәге 399/пр номерлы боерыгы нигезендә әлеге бурыч 2016 елның 21 августыннан барлыкка килде.

Чистай зонасы торак инспекциясе 2020 елның мартында Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнары идарәче оешмалары тарафыннан әлеге закон таләпләре үтәлү-үтәлмәвенә карата контрольлек чараларын уздырды. 

Уздырылган чаралар нәтиҗәсендә идарәче оешмалар адресына 16 күрсәтмә бирелде, аларның үтәлеше инспекция контроленә алынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International