Идарәче компанияләрнең вазыйфаи затларын мәгълүмат ачмаган өчен административ җаваплылыкка тарту турында

23 март 2020 ел., дүшәмбе

Юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек чаралары кысаларында Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе идарәче компанияләрнең Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасында эшчәнлекләре турында мәгълүмат урнаштыруына тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында мәгълүмат урнаштыру буенча кайбер бозулар, аның булмавы яисә тулы күләмдә урнаштырылмавы ачыкланды.

«Бумажник» ҖЧҖ, «Мәхәллә» ИК ҖЧҖ һәм «Челныстройремонт» ҖЧҖ идарә компанияләренең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча предприятие эшчәнлеге турында мәгълүматны оператив урнаштыру һәм актуальләштерү өчен җаваплы вазыйфаи затларына Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелде.

Материаллар судка җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования