Язгы ташу чорында торак фонды сакланышын тәэмин итү буенча идарәче оешмалар тарафыннан зарури таләпләр үтәлешен тикшерү максатында чаралар үткәрелде

23 март 2020 ел., дүшәмбе

 «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздырыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2020 елның язгы ташу чорында Татарстан Республикасы халкын һәм территориясен саклау чаралары турында» 31.01.2020 ел, № 52 карарын үтәү йөзеннән, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан күпфатирлы йортларда гомуми милекне су басуга юл куймау өлешендә торак фонды сакланышын тәэмин итү буенча зарури таләпләр үтәлешен тикшерү максатында, Чистай зонасы торак инспекциясе Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек чараларын үткәрелде.  

Әлеге чаралар нәтиҗәсендә идарәче оешмалар адресына 18 күрсәтмә бирелде, аларның үтәлеше инспекция контроленә алынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования