Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында 2019 елда үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләрнең барысы да Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294 номерлы федераль законны үтәү кысаларында гамәлгә ашырылды.

        2019 елның 12 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми мәйданы 10484,65 мең кв. метр булган 540 күпфатирлы йорт тикшерелде, шулардан планлы тикшерүләр буенча – гомуми мәйданы 794,76 мең кв. метр булган 88 йорт.

        Барлыгы 1608 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу – 1374, торак биналардан файдалану кагыйдәләрен бозу – 186, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм режимы бозылу – 48.

        Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына инспекция тарафыннан 580 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 201 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга карата – 60, вазыйфаи затларга карата – 47, физик затларга карата – 93. 23 беркетмә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 статьясының 1 өлеше, 24 өлеше буенча (билгеләнгән срокта күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен); 18 беркетмә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясы буенча (лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырган өчен) төзелде.

        Барлыгы 2 063 300 сумлык штраф салынды, шул исәптән Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан – 1 102 000 сум, җәмәгать суды тарафыннан – 961 300 сум. 1 941 300 сумлык штраф түләнгән, шулардан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе буенча – 1 035 500 сум, җәмәгать суды буенча – 905 800 сум (салынган штрафлар суммасының 94%ы).

 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законның 8.2 статьясы нигезендә (2016 елның 3 июлендәге 277-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә үзгәрешләр кертелде) дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары мәҗбүри норматив таләпләр бозылуны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашырырга тиеш.

        2019 елда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, профилактик чараларны гамәлгә ашыру кысаларында, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренә карата:

- мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 613 кисәтү бирелде, шул исәптән йорттагы гомуми исәпкә алу җайланмалары буенча – 37;

- 163 беренчел тикшерү үткәрелде;

- юридик зат белән үзара бәйләнешкә кермичә 23 контрольлек чарасы үткәрелде.

- идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына гомумйорт милкен карап тоту, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр исәпләүнең нигезлелеге, шулай ук гамәлдәге норматив хокукый актларга кертелә торган үзгәрешләр, аларны гамәлгә кертү сроклары һәм тәртибе буенча 17 мәгълүмат хаты җибәрелде.

      Түбән Кама зонасы торак инспекциясе эше турындагы мәгълүмат атна саен Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең рәсми сайтында урнаштырылып барды. 2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең рәсми сайтында барлыгы 49 хәбәр басылды.

      2019 елның 12 аенда идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча гомуми йорт милкен ремонтлау буенча 7 480,4 мең сумлык эшләр башкарылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International