Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча җаваплылыкка тарту хакында

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Торак кодексының 162 статьясының 2 өлеше нигезендә идарәче оешма, мондый йорт белән идарә итү турында килешү төзүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү датасыннан башлап күпфатирлы йорт белән идарә итү турындагы килешүне үтәүгә керешергә тиеш.

РФ Торак кодексының 198 статьясының 2 өлеше нигезендә, лицензиат идарәсендәге күпфатирлы йортлар исемлеге үзгәргән очракта, күпфатирлы йорт белән идарә итү турында килешү төзүгә, аны туктатуга, өзүгә бәйле рәвештә лицензиат әлеге килешүне төзегән, туктаткан, өзгән көннән башлап биш эш көне эчендә әлеге белешмәләрне системада урнаштырырга, шулай ук аларны дәүләт торак күзәтчелеге органына юлларга тиеш.

Әлеге таләпне бозып, "Эталон" ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан Тельман урамындагы күпфатирлы йортның милекчеләре белән идарә итү килешүен төзү турындагы белешмәләр ТР Дәүләт торак инспекциясенә билгеләнгән сроктан шактый соңрак җибәрелгән. Әлеге күпфатирлы йорт белән идарә итү турында килешү 2018 елның 20 апрелендә төзелгән, ә ТР Дәүләт торак инспекциясенең лицензияләр реестрына тиешле үзгәрешләр кертү турындагы гариза бары тик 2019 елның декабрендә генә килде.

Әлеге факт буенча "Эталон" ҖЧҖ директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

2019 елның 16 декабрендә Чистай зонасы торак инспекциясе башлыгы карары белән "Эталон" ҖЧҖ директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 25 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәзага тартылды. 

Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү максатларында "Эталон" ҖЧҖ директорына кисәтү (йогынты акты) бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International