"Каты коммуналь калдыклар белән эш итү" коммуналь хезмәте өчен түләү исәпләүнең нигезле булу-булмавы турында

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә Татарстан Республикасы авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән "Каты коммуналь калдыклар белән эш итү" коммуналь хезмәте өчен түләү хисаплауның нигезле булу-булмавына карата мөрәҗәгатьләр еш килеп тора. Үз шикаятьләрен нигезләп, гражданнар чүпнең фактта чыгарылмавы яисә әлеге хезмәттән гражданнарның чынлыкта файдаланмавы (калдыкларны яндыралар, күмәләр һ.б.) турында күрсәтә.

  Россия Федерациясе Торак кодексының 154 статьясындагы 4 өлеше нигезендә (алга таба – РФ Торак кодексы) коммуналь хезмәтләр өчен түләү салкын су, кайнар су, электр энергиясе, җылылык энергиясе, газ, баллоннардагы көнкүреш газы, мич ягып җылытканда – каты ягулык, агып җыела торган суларны читкә җибәргән, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өчен түләүне үз эченә ала.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәте коммуналь хезмәтләр күрсәтү составына 2016 елның 1 гыйнварыннан кертелде. Әмма, Татарстан Республикасы өчен төбәк операторы билгеләнүгә бәйле рәвештә, коммуналь хезмәт буларак каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтү бары тик 2019 елның 1 гыйнварыннан гына гамәлгә ашырыла. Моңа кадәр милекчеләргә каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча хезмәт күрсәтелә иде.

РФ Торак кодексының 155 статьясындагы 9 өлеше нигезендә торак йортларның милекчеләре аларны карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр һәм эшләр өчен түли, шулай ук тиешле эшчәнлек төрләрен башкаручы затлар белән төзелгән килешүләр нигезендә коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертә.

РФ Торак кодексының 30 статьясындагы 5 өлеше нигезләмәләрендә торак йорт милекчесенең, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы белән килешү төзү юлы белән, каты коммуналь калдыклар белән эш итүне тәэмин итү бурычы каралган.

Шулай итеп, торак йорт хуҗасы тарафыннан, мәҗбүри рәвештә, төбәк операторы белән каты коммуналь калдыклар белән эш итү турында килешү төзелергә тиеш.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең (алга таба – 354 номерлы кагыйдәләр) 6, 148(1), 148(11) пунктлары нигезендә кулланучыга коммуналь хезмәтләр күрсәтү әлеге Кагыйдәләрнең  9, 10, 11 һәм 12 пунктларында күрсәтелгән килешүләр исәбеннән, коммуналь хезмәтләр күрсәтү турындагы нигезләмәләрне үз эченә алган килешү нигезендә түләүле рәвештә гамәлгә ашырыла. Коммуналь хезмәтләр күрсәтү турындагы нигезләмәләрне үз эченә алган килешү хезмәтне башкаручы зат белән язма рәвештә яисә кулланучы белән аның коммуналь хезмәтләрне куллану ниятен раслаучы яки мондый хезмәт күрсәтүләрдән фактта файдалану турында сөйләүче гамәлләр кылу юлы белән төзелергә мөмкин.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча кулланучы конкрет гамәлләр кылу юлы белән төзелгән коммуналь хезмәт күрсәтү турындагы нигезләмәдән торган килешү 354 номерлы кагыйдәләрдә каралган шартларда төзелгән дип санала (354 номерлы кагыйдәләрнең 148(2) пункты).

Шулай итеп, торак йорт милекчесе белән төбәк операторы арасында төзелгән каты коммуналь калдыклар белән эш итү турындагы килешү, фактта мондый хезмәт күрсәтү мизгеленнән алып, 354 номерлы кагыйдәләрдә билгеләнгән шартларда язма рәвешне үтәмичә генә, төзелгән дип санала.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә килешү төзү турындагы тәкъдим төбәк операторының http://clcity.ru/uk_pgkh сайтында 2018 елның 24 декабрендә урнаштырылган, шулай ук килешү төзү турында мәгълүмат кулланучыларга массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару юлы белән дә җиткерелгән: "Республика Татарстан" газетасы, 28.12.2018 №191 (28573).

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 12 ноябрендәге 1156 номерлы карары белән расланган Каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләренең 10 пункты нигезендә каты коммуналь калдыклар җыелган урыннарда (мәйданчыкларда) каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтү килешүе нигезендә кулланучы тарафыннан каты коммуналь калдыкларны туплау түбәндәге ысуллар белән башкарыла дип билгеләнә:

а) чүп кабул итү камераларында урнашкан контейнерларга (йорт эчендәге тиешле инженерлык системасы булганда);

б) контейнер мәйданчыкларында урнашкан контейнерларга, бункерларга;

в) төбәк операторы тарафыннан бирелгән пакетларга яки башка савытларга.

"Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль закон, "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба – 89-ФЗ номерлы федераль закон) нигезендә каты коммуналь калдыклар җыю урыннарын (мәйданчыкларын) оештыру җирле үзидарә органы компетенциясенә керә.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләү күләме, торак урынында даими һәм вакытлыча яшәүче кулланучылар саныннан чыгып (354 номерлы кагыйдәләрнең 148(34) пункты) һәм "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" 2016 елның 29 декабрендәге 458-ФЗ номерлы федераль законда билгеләнгән тәртиптә төбәк операторы хезмәтенә расланган бердәм тариф чикләрендә билгеләнгән бәядән чыгып исәпләнә.

Гражданнарга караган торакта даими һәм вакытлыча яшәүче кешеләр булмаган очракта, коммуналь хезмәтләр күләме мондый бинаның милекчеләре санын исәпкә алып исәпләнә (354 номерлы кагыйдәләрнең 56(2) пункты).

Алар биләгән торак буенча анда яшәүчеләрнең саны үзгәрүгә бәйле мәгълүматларны коммуналь хезмәт күрсәтүчегә (төбәк операторына) җиткерү, 354 номерлы кагыйдәләр нигезендә, кулланучының бурычы булып тора.

Шулай итеп, торак урында чынлыкта яшәгән гражданнарның исәбе түләү документында каты коммуналь калдыклар өчен түләү исәпләнә торган гражданнар исәбеннән аерыла икән, ул вакытта кулланучыга тиешле документларны теркәп, төбәк операторына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, "Каты коммуналь калдыклар белән эш итү" коммуналь хезмәте өчен түләү хисаплауны, язма рәвештә төзелгән килешү булмаганда, мондый хезмәт фактта күрсәтелгәннән соң гамәлгә ашыру дөрес була.

"Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында" 1999 елның 30 мартындагы 52-ФЗ номерлы федераль законның 22 статьясындагы 1 өлеше һәм "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, җитештерү һәм куллану калдыклары халыкның сәламәтлеге һәм яшәү тирәлеге, әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга һәм Россия Федерациясенең санитар кагыйдәләре һәм башка норматив хокукый актлары нигезендә җыелырга, транспортланырга, эшкәртелергә, зарарсызландырылырга, урнаштырылырга тиеш.

"Атмосфера һавасын саклау турында" 96-ФЗ номерлы федераль законның 18 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, атмосфера һавасын пычрата торган җитештерү һәм куллану калдыкларын оешмалар һәм торак пунктлары территорияләрендә саклау, күмү һәм йогышсызландыру, шулай ук мондый калдыкларны әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә федераль башкарма хакимият органы раслаган кагыйдәләрдә каралган махсус җайланмалардан башка яндыру тыела.

Гамәлдәге хокукый нормалар нигезендә калдыклар белән эш итү шартлары һәм ысуллары буенча махсуслаштырылган оешмаларның аларны җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру эшчәнлеге күз уңында тотыла.

Шул рәвешле, кулланылыш калдыклары, шул исәптән каты коммуналь калдыклар, белән эш итү буенча гамәлләрне регламентлый торган гамәлдәге хокукый нормалар кешенең сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми торган эш итү шартларын һәм ысулларын таләп итә һәм каты коммуналь калдыкларны кулланучылар тарафыннан мөстәкыйль утильләштерүне (туплау, яндыру, җир астына күмү һ.б.) күздә тотмый. Ягъни кулланучы төбәк операторы белән мәҗбүри рәвештә килешү төзергә тиеш.

         РФ Торак кодексының 153 статьясы нигезендә, гражданнар торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында һәм тулысынча түләргә тиеш. Торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертү бурычы бина милекчесендә мондый бинага милек хокукы барлыкка килгән вакыттан башлап барлыкка килә.

Кулланучы вакытлыча, 5 тулы календарь көненнән артыграк вакытта торакта булмаган очракта, 354 номерлы кагыйдәләрнең 148(44) пункты нигезендә, әлеге Кагыйдәләрнең 86-97 пунктларында каралган тәртиптә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүгә түләү күләме үзгәртеп исәпләнә.

         Теркәлгән гражданнар булмаган очракта, торакта вакытлыча булмый торган чор өчен түләүне үзгәртеп исәпләү каралмаган. Бу очракта исәп-хисап милекчеләр санына карап башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International