2015 елда бирелгән квалификация аттестатларының гамәлдә булу вакытының тәмамлануы турында

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Лицензиатның, лицензия алырга теләүче затның вазыйфаи затында (юридик затның бер кулдагы башкарма органы, юридик зат яисә аның филиалы җитәкчесендә яисә күпфатирлы йорт белән идарә итүне гамәлгә ашыручы шәхси эшкуарда, ә бер кулдагы башкарма орган вәкаләтләрен тапшыру турында килешү төзелгән очракта – юридик затның бер кулдагы башкарма органы яисә мондый вәкаләтләр тапшырылган шәхси эшкуарның бер кулдагы башкарма органы җитәкчесендә) квалификация аттестаты булу РФ Торак кодексының 193 статьясындагы 1 пунктында билгеләнгән лицензия таләпләренең берсе булып тора.

РФ Торак кодексының 201 статьясының 4 өлеше нигезендә  квалификация имтиханын кабул итү Россия Федерациясе субъектының лицензия комиссиясе вәкаләтләренә карый.

Квалификация аттестаты Россия Федерациясе субъектының дәүләт торак күзәтчелеге органы тарафыннан биш елга бирелә (РФ Торак кодексының 202 статьясының 6 пункты). Квалификация аттестатының гамәлдә булу вакытын озайту законнарда каралмаган. Шуңа бәйле рәвештә идарәче оешмаларның вазыйфаи затларында яңа квалификация аттестатын алу зарурлыгы туа, моның өчен яңадан квалификация имтиханнарында катнашырга кирәк.

Татарстан Республикасында беренче квалификация имтиханы 2015 елның 6 февралендә үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе (алга таба – ТР ДТИ) 2015 елда бирелгән квалификация аттестатларының гамәлдә булу срогы тәмамлануы турында искәртә.

2015 елның февраль-март айларында лицензия алырга теләүчеләрнең кимендә 2 вазыйфаи заты имтиханга кертелүен исәпкә алып, 2020 елның февраль-март айларында гамәлдәге идарәче компанияләрнең 119 җитәкчесе һәм әлеге чорда квалификация аттестаты алган башка вазыйфаи затларның квалификация аттестаты гамәлдән чыга.

Расланган график нигезендә, 2020 елда квалификация имтиханнарын үткәрү февраль һәм март айларында берничә тапкыр, елның калган айларында айга бер тапкыр планлаштырыла. 2020 елга квалификация имтиханнарын үткәрү графигы ТР ДТИ рәсми сайтында (http://gji.tatarstan.ru) – "Эшчәнлек/лицензияләү" бүлегендә урнаштырылган.

Гамәлдәге законнарның нормалары бозылуга юл куймас өчен, идарәче компанияләрнең җитәкчеләренә һәм вазыйфаи затларына күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләү буенча Татарстан Республикасының лицензия комиссиясенә (алга таба – лицензия комиссиясе) квалификация имтиханнарына рөхсәт алу максаты белән алдан мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Квалификацияләре алынган затлар реестрында үзе турында мәгълүмат булмаган затлар квалификация имтиханына кертелә.

Исегезгә төшерәбез, квалификация имтиханнарына рөхсәт турында гариза лицензия комиссиясенә ТР ДТИ рәсми сайтында  (http://gji.tatarstan.ru), "Эшчәнлек/Лицензияләү" бүлегендә урнаштырылган квалификация имтиханына гариза формалаштыру кулланмасы нигезендә җибәрелә.

2019 елның 5 сентябреннән башлап квалификация имтиханы яңартылган сораулар исемлеге буенча тест рәвешендә үткәрелә. 

Квалификация имтиханын үткәрү өчен яңа редакциядәге сораулар исемлеге РФ Төзелеш министрлыгының "Квалификация имтиханын үткәрү тәртибен, квалификация имтиханы нәтиҗәләрен билгеләү тәртибен, квалификация аттестатын бирү, аны юкка чыгару тәртибен, квалификация аттестаты реестрын алып бару тәртибен, квалификация аттестаты формасын, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 28 октябрендәге 1110 номерлы карарында каралган квалификация имтиханында квалификация аттестатын алуга дәгъва белдерүче затка тәкъдим ителә торган сораулар исемлеген раслау турында" 2014 елның 5 декабрендәге 789/пр номерлы боерыгына 4 нче кушымтада бирелгән.

Тест сораулары белән ТР ДТИ рәсми сайтында "Эшчәнлек/Лицензияләү/Россия Федерациясе норматив документлары" бүлегендә танышырга мөмкин.

Квалификация аттестатының булмавы лицензия таләпләрен бозу булып тора. Идарәче оешма җитәкчесенең квалификациясен расламыйча күпфатирлы йортлар белән идарә иткәне өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылык: вазыйфаи затларга 50 000 сумнан 100 000 сумга кадәр административ штраф салу яки өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итү; юридик затларга 250 000 сумнан 300 000 сумга кадәр административ штраф салу каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International