Чистай зонасы торак инспекциясе коллективы гриппка каршы вакцинация узды

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Грипп – олыларны да, балаларны да аямый торган массакүләм һәм куркыныч инфекция. Грипп вирусларына каршы иммунлаштыру балаларга да, өлкәннәргә дә авыруның интенсивлыгына каршы көрәшүнең бердәнбер адекват чарасы буларак кирәк.

Гриппка каршы прививка грипп вирусларыннан саклауны тәэмин итә, шулай ук кискен респиратор инфекцияләр белән авыручылар санын киметә. Хезмәткә сәләтле өлкәннәргә тормышның тиз темплары, югары профессиональ йөкләнеш аркасында прививка кирәк.

Торак инспекциясендә эшләү кешеләр белән даими аралашуга бәйле: инспекциягә үз хокукларын яклауны сорап, даими рәвештә гражданнар мөрәҗәгать итә; хезмәт вазыйфаларын башкарганда инспекторлар (күчмә тикшерүләр, торак йортларны тикшерү һ.б.) кешеләр арасына чыга. Мондый эш режимы булганда төрле вируслы инфекцияләрне йоктыру хәтәре кискен арта. 

2019 елның 20нче ноябрендә, гриппны вакытында кисәтү максатларында, Чистай зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләренә, эш урыныннан китмичә генә, гриппка каршы прививкалар ясалды. Чистай зонасы торак инспекциясенең барлык хезмәткәрләре дә гриппка каршы вакцина алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International