Идарәче компанияләр тарафыннан зарури таләпләрне үтәү буенча чаралар күрелүе хакында

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 1 мартыннан башлап Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе турында" 2013 елның 15 маендагы 416 номерлы карары (алга таба – № 416 кагыйдәләр) белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләренә "Күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашырганда күпфатирлы йорттагы милекчеләр һәм биналардан файдаланучылар белән идарәче оешманың үзара хезмәттәшлеген оештыру" дигән бүлек өстәлгән.

Үзгәрешләр нигезендә, идарәче оешма күпфатирлы йорттагы милекчеләр һәм биналардан файдаланучылар белән, шул исәптән күрсәтелгән затларга идарәче оешманың гамәлдәге офисына шәхсән мөрәҗәгать итү өчен мөмкинлекләр бирү юлы белән дә, яисә идарәче оешманың күрсәтелгән үзәк белән мондый хезмәттәшлекне тәэмин итү мөмкинлеген күздә тоткан килешүне төзегән очракта, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә (алга таба – идарәче оешманың вәкиллеге) мөрәҗәгать итү юлы белән хезмәттәшлек итәргә тиеш. Идарәче оешма вәкиллеге муниципаль берәмлек чикләрендә, шул исәптән шәһәр эчендәге район чикләрендә, яки шәһәр эче бүленеше булган шәһәр округындагы шәһәр эче районы чикләрендә йә федераль әһәмияттәге шәһәр эче территориясендә  – әлеге идарәче оешма идарәсендә торган күпфатирлы йортлар урнашкан территориядә әлеге йортлардан җәяүләп бара торган ераклыкта урнашкан булырга тиеш. Шул ук вакытта №416 кагыйдәләр максатында җәяүләп бара торган аралык дигәндә җәяү уза торган 3 километр аралык турында аңларга кирәк.

Шулай итеп, 2019 елның 1 мартыннан башлап идарәче оешмалар югарыда телгә алынган №416 кагыйдәләрдәге таләпләрнең үтәлешен тәэмин итәргә тиеш.

Идарәче компанияләрнең билгеләнгән таләпләргә туры килүен мониторинглау барышында Чистай зонасы торак инспекциясенә беркетелгән өч муниципаль районда №416 кагыйдәләрнең 27 пунктында билгеләнгән таләпләргә җавап бирми торган идарәче оешмаларның булуы ачыкланды:

- "Алексеевск районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ;

- "Спас районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ;

- "Медиклар йорты" ИК ҖЧҖ ( Чистай шәһәре).

Әлеге идарәче компанияләр адресына 2019 елның февралендә Чистай ЗТИ тарафыннан алдан ук мәгълүмати хатлар һәм кисәтүләр җибәрелгән иде.

2019 елның сентябрендә "Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ карата Чистай ЗТИ тарафыннан планлы тикшерү үткәрү кысаларында  идарәче оешма ягыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген алып бару кагыйдәләрен бозу факты ачыкланды. Аерым алганда, Алексеевск районының Олы Тигәнәле, Левашево, Олы Полянка, Ялкын авылларында урнашкан күпфатирлы йортларда милекчеләр һәм биналардан файдаланучылар өчен идарәче оешма тарафыннан әлеге затларга гамәлдәге идарәче оешманың офисына шәхсән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылмаган. "Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ идарәче оешмасының офисы, әлеге торак пунктларда урнашкан йортлардан 3 чакрымнан артык, җәяүләп бару аралыгыннан ераграк урнашкан.

Законнардагы зарури таләпне бозган өчен "Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ идарәче оешмасы директоры, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча 25 000 сум күләмендә штраф рәвешендә, административ җаваплылыкка тартылды.

Шулай ук "Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ идарәче оешмасы директорына карата Чистай ЗТИ тарафыннан административ хокук бозуга китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында 2099 елның 17 октябрендәге 06-20/6526 номерлы күрсәтмә җибәрелде.

"Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ идарәче оешмасы күрсәтмәне үтәү турында, аерым алганда, Алексеевск районының Олы Тигәнәле, Левашево, Олы Полянка, Ялкын авылларында вәкиллекләр ачу турында, әлеге вәкиллекләрнең адресларын һәм эш графикларын күрсәтеп, мәгълүмат бирде.

2019 елның 10 октябрендә "Спас районы ИК" ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан Спас районының Никольский авылында һәм Полянка авылында вәкиллекләр ачу турында, аларның адресларын һәм эш графикларын күрсәтеп, мәгълүмат тапшырылды.

"Медиклар йорты" ИК ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан 2019 елның 25 октябрендә Чистай районының Татар Сарсазы авылында, Луч поселогында, Йолдыз поселогында, Александровка авылында, Данауровка, Каргалы, Кубас, Иске Роман, Татар Ялтаны авылларында, Чистай Выселкасы, Чуаш Ялтаны авылларында вәкиллекләр ачу турында, аларның адресларын һәм эш графикларын күрсәтеп, мәгълүмат җиткерелде.

Шулай итеп, хәзерге вакытта әлеге идарәче компанияләр тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрендәге таләпләр үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International