Гражданинны административ җаваплылыкка тарту турында

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Чистай зонасы торак инспекциясе адресына "Чистопольгаз" эксплуатация-җитештерү идарәсеннән Чистай шәһәренең Д.Бедный урамы буенча 7нче торак йортта газ челтәрләрен үзирекле рәвештә үзгәртеп коруның ачыкланган факты турында мәгълүмат җибәрелде.

Шуңа бәйле рәвештә Чистай зонасы торак инспекциясе күрсәтелгән торак йортны тикшерде. Газ челтәрләрен үз белдеге белән үзгәртеп кору факты расланды – торак бина милекчесендә торак бинаны үзгәртеп коруны килештерү турында җирле үзидарә органы карары юк иде.

Торак бина милекчесенә карата Чистай зонасы торак инспекциясе инспекторы тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Чистай зонасы торак инспекциясе башлыгы карары белән торак милекчесе гаепле дип табылды һәм административ штрафка тартылды.

Россия Федерациясе Торак кодексы таләбенә туры китереп, чаралар күрү өчен, Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан торак урынның үзирекле рәвештә үзгәртеп корылуына бәйле мәгълүмат җирле үзидарә органына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International