Адрес атрибутикасының торышын тикшереп тору турында

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

ТР Дәүләт торак инспекциясенең 2018 елның 19 сентябрендәге 360 номерлы боерыгы белән расланган 2019-2020 елларга Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары планының 3 пунктын үтәү йөзеннән Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларның адрес атрибутикасы торышын Татарстан Республикасының ике дәүләт теле: рус һәм татар телләрендә урам исемнәре күрсәтелгән күрсәткечләр өлешендә тикшерү чаралары үткәрелә.         

       Инспекция тарафыннан Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында барлыгы 1193 йорт тикшерелде, шулардан Зәй муниципаль районында – 219 йорт, Түбән Кама муниципаль районында – 931 йорт, Яңа Чишмә муниципаль районында – 43 йорт.

       824 йортта адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры килә. Ачыкланган бозулар буенча идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына адреслы аншлагларны рәсмиләштерү өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозу турында 369 кисәтү бирелде. 301 кисәтү буенча җитешсезлекләр бетерелгән, адрес атрибутикалары тиешле дәрәҗәгә китерелгән, калган 68 кисәтү ТКЗТИ контролендә кала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International