Вазыйфаи затны административ җаваплылыкка тарту

2019 елның 15 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Прокуратурасының рәсми сайтында урнаштырылган 2019 елга юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны тикшерү планы нигезендә "БЕРЕГ" торак милекчеләре ширкәтенә карата планлы тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Раскольников урамы буенча 79 номерлы йортның гомуми милкен карап тоту өлешендә берничә таләпне бозу очраклары ачыкланды.

Планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча "БЕРЕГ" торак милекчеләре ширкәтенең вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ беркетмә төзелде, 4 мең сум күләмендә штраф салынды. Ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Билгеләнгән вакытта алдан бирелгән күрсәтмәнең үтәлешенә планнан тыш тикшерү үткәрү өчен "БЕРЕГ" торак милекчеләре ширкәте рәисе килмәде һәм ышанычлы вәкилен дә җибәрмәгән иде. Инспекция тарафыннан тикшерү турында хәбәр итү тәртибе үтәлде. Дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органның законлы күрсәтмәсенә буйсынмаган өчен "БЕРЕГ" торак милекчеләре ширкәте рәисенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.4 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде.

Яр Чаллы шәһәре суд районы буенча 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән "БЕРЕГ" ТМШ рәисенең административ хокук бозудагы гаебе танылды һәм 2000 сум күләмендә штраф билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International