Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләре бозылган

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 27нче номерлы торак йорт милекчесенең мөрәҗәгатен карау барышында "Электротехника" идарәче компаниясе тарафыннан йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча йөкләнгән йөкләмәләрнең тиешенчә үтәлмәве турында таныклаучы гомумйорт милкен карап тотуны бозу очраклары ачыкланды.

        Шулай итеп, 13 подъездның баскыч читлекләрен ремонтлау ешлыгы сакланмаган, стеналарда һәм түшәмнәрдә буяу катламы купкан, ярыклар, су үткән эзләр бар. Шулай ук гомуми кулланылыштагы урыннарны яктырту приборлары төзек түгел яисә бөтенләй юк, гомуми кулланылыштагы урыннарда фасон өлешләрен тоташтыру урыннарында яңгыр канализациясе системасы төзек түгел.

         Идарәче компания, 75 000 мең сум күләмендә штраф салынып, Администартив хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча инспекция тарафыннан административ җәзага тартылды. Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде, ул контрольдә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International