Чаллы шәһәре идарәче компаниясен планлы тикшерү

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "ЖИЛКОМСЕРВИС" ҖКФ ҖЧҖ идарәче компаниясе "ТР Дәүләт мәгълүмат системасы" торак-коммуналь хуҗалыкның мәгълүмат системасында эшчәнлек турында мәгълүмат ачу стандарты бозылуга юл куйган.  Ачыкланган хокук бозулар өчен "Жилкомсервис" ҖКФ ҖЧҖ юридик затына карата зарури таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү чыгарылды.

         Тикшерү барышында гомумйорт милкен карап тоту һәм эксплуатацияләү өлешендә лицензия таләпләре бозылуның берничә очрагы ачыкланды. Юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, 125 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

         "Жилкомсервис" ҖКФ ҖЧҖ тарафыннан лицензия таләпләре бозылуны бетерүгә бирелгән күрсәтмәләр Яр Чаллы ЗТИ контролендә кала.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International