Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкару кагыйдәләрен бозган өчен административ йогынты чараларын куллану

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе агымдагы елның октябрендә  Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.23.3 статьясындагы 1 өлеше буенча “Вилюй” ҖЧҖ идарәче компаниясе юридик затына карата административ эш кузгатты.

Яр Чаллы шәһәренең Аркылы урамындагы 3А йортында яшәүче милекченең мөрәҗәгате буенча үткәрелгән тикшерү чаралары нәтиҗәсендә ачыкланганча, торак урын милекчесенең өч айдан артык торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдәге бурычлары булуы сәбәпле аңа коммуналь хезмәт күрсәтү (электр белән тәэмин итү) эше туктатылган. "Вилюй" ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан хезмәт күрсәтүне чикләү турында милекчегә (бурычлы затка) хәбәр итү, коммуналь хезмәтләрне чикләү процедуралары үтәлмәгән.

Яр Чаллы шәһәренең Аркылы урамындагы 3А номерлы күпфатирлы йорты белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен 75 000 сум күләмендә штраф салынды.

Бурыч җыелуга бәйле рәвештә коммуналь хезмәт күрсәтүне чикләү, туктатып тору, хезмәт күрсәтүне чикләү турында хәбәр итү тәртибе һәм сроклары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортта коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International