2019 елның 10 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясенең инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2019 елның 8 ноябре, җомга

2019 елның 10 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан инспекциягә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында торак фондын планлы һәм планнан тыш тикшерү барышында гомуми мәйданы 4487,95 мең кв. метр булган 602 торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләрен, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылуның 845 очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмалар һәм физик затлар адресына инспекция тарафыннан 580 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 150 беркетмә рәсмиләштерелде, шул исәптән: юридик затларга – 4, вазыйфаи затларга – 26, физик затларга – 120. Барлыгы 525 300 сумлык штраф санкцияләре белдерелде. Чынбарлыкта шуның 422 300 сумы түләнгән.

Шулай ук "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 94 контрольлек чарасы  үткәрелде, законнардагы зарури таләпләр бозылуга юл куймау турында 79 кисәтү бирелде.
 

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча идарәче оешмалар тарафыннан 23 903,598 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International