Чистай ЗТИ тарафыннан "кайнар линия" телефоны эше оештырылды

25 октябрь 2019 ел., җомга

Биналарны ягып җылыту сезоны башлану белән һәм ТР ДТИ башлыгы С.А.Крайнов боерыгы нигезендә Чистай ЗТИ тарафыннан "кайнар линия" телефоны (8-84342-5-05-13) эше оештырылды. 

2019 елның 27 сентябреннән башлап 2019 елның 24 октябренә кадәр ЧЗТИ "кайнар линия" телефонына җылытуның канәгатьләндерерлек булмавы турында 5 мөрәҗәгать кергән. Барлык мөрәҗәгатьләр дә Чистай шәһәрендә яшәүчеләрдән килгән. 

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да идарәче оешмалар тарафыннан җылылык белән тәэмин итү системалары эшендә тоткарлыкларны бетерү буенча оператив чаралар күрелгән, бу хакта телефон аша сөйләшүләр барышында гариза бирүчеләрдән раслау алынган. Бозуларны бетерү белән бәйле рәвештә, бу мөрәҗәгатьләр инспекция контроленнән  алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования