Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе
2019 елның 23 октябрендә,
конкурс процедураларын үткәрмичә генә, Казан шәһәре торак инспекциясенең өлкән белгече вазыйфасын биләүгә
КАДРЛАР ТУПЛАУ
турында игълан итә
Казан шәһәре торак инспекциясенең өлкән белгече
Квалификация таләпләре:
Стажга һәм эш тәҗрибәсенә карата таләпләр: белдерелми.
Әйдәп баручы белгеч-эксперт:
- рус телен белергә;
- компьютерда эшләү күнекмәләренә ия булырга;
- интернет белән эшләү күнекмәләренә ия булырга;
- электрон почта белән эшләү күнекмәләренә ия булырга;
- электрон документлар әйләнеше системасында эшли белергә;
- текст редакторында эшли белергә;
- электрон таблицалар белән эшли белергә;
- мәгълүматлар базалары белән эшләү күнекмәләренә ия булырга;
- электрон документлар системасында график объектларны куллана белергә тиеш.
Функциональ вазыйфалар:
1. Документларны эшкәртү.
2. Документларны исәпкә алу, системага салу һәм саклау.
3. Документларның үз вакытында үтәлешен контрольдә тоту.
4. Теркәлгән документ буенча белешмәләр бирү.
5. Теркәлү карточкаларыннан яки компьютерда эшкәртү ысулыннан файдаланып, кергән корреспонденцияне кабул итү һәм теркәү, Казан шәһәре торак инспекциясе башлыгы резолюцияләре нигезендә документларны үтәү өчен тапшыру.
6. Документларның узуын, документларның үтәлешен тикшереп тору, теркәлгән документлар буенча кирәкле белешмәләрне бирү.
7. Адресатларга документларны җибәрү.
8. Алына һәм җибәрелә торган корреспонденцияне исәпкә алу, архив документларын әзерләү һәм саклау.
9. Телеграммалар, факсограммалар һ.б. кабул итү, гражданнардан һәм юридик затлардан телефон аша мөрәҗәгатьләрне кабул итү.
10. Эш вакытын исәпкә алу табелен алып бару.
11. Телефоннан килгән мөрәҗәгатьләрне кабул итү, Казан шәһәре торак инспекциясе башлыгы башлыгы һәм белгечләр белән тоташтыру.
Хезмәт хакы:
Хезмәт хакы, НДФЛны исәпкә алмаганда, аена 17000-18000 сум чикләрендә булырга мөмкин. Уртача еллык эш хакы – 34000 сумнан 36000 сумга кадәр.
Эш вакыты:
Биш көнлек эш атнасы:
Дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 8.30 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр,
төшке аш: 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.
Җомга: 8.30 сәгатьтән 16.15 сәгатькә кадәр, төшке аш: 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.
Ял: шимбә, якшәмбе.
Гарантияләр:
Эшкә кабул итү вакытында кирәкле документлар исемлеге:
1) шәхси гариза;
2) кулдан тутырылган һәм имзаланган анкета, фотоларны теркәп (2,5х3 зурлыгындагы өч фото һәм 4х6 зурлыгындагы ике фото, тонык кәгазьдә, чатсыз, ак фонда);
3) паспорт яки аны алмаштыра торган документ күчермәсе (фото, теркәлү бите, 19 бит);
4) мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгы күчермәсе;
5) физик затның Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча салым органында исәпкә кую турында таныклык күчермәсе (ИНН);
6) хәрби исәпкә алу документлары – хәрби бурычлы затлар һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар өчен;
7) медицина полисы күчермәсе;
8) кирәкле һөнәри белем, эш стажы һәм квалификацияне раслый торган документлар:
а. хезмәт кенәгәсенең күчермәсе (хезмәт эшчәнлеге беренче тапкыр гамәлгә ашырылган очраклардан тыш) яисә гражданинның хезмәт эшчәнлеген раслаучы башка документлар;
б. һөнәри белем, өстәмә һөнәри белем, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем бирү турында, эш урыны буенча нотариаль яки кадрлар хезмәте тарафыннан расланган документларның күчермәләре.
Кандидатны бәяләгәндә рус теле һәм документ әйләнеше буенча тест нәтиҗәләре исәпкә алыначак.
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 15/9. Элемтә өчен тел. (факс) (843) 236-93-66.