ТР Прокуратурасы белән килештереп уздырылган планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2019 елның 11 октябре, җомга

Ютазы районының күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы "Восток" торак милекчеләре ширкәтенә карата уздырылган планлы тикшерү барышында гомуми мәйданы 7679,4 м2 булган 7 торак йорт тикшерелде, Россия Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 21 очрагы ачыкланды.

         Ачыкланган җитешсезлекләр: торак йортларның периметры буенча йорт нигезендә өлешчә төзексезлекләр бар, подъездларны ремонтлау ешлыгы бозылган, тамбур ишекләре төзек түгел, подъездда цемент идәннәр җимерек, мәгълүмат стендлары юк, цокольдә төзексезлекләр бар.

         "Восток" торак милекчеләре ширкәтенә карата хокук бозулар өчен административ хокук бозу турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча беркетмә төзелде.

 "Восток" торак милекчеләре ширкәте адресына, ачыкланган бозуларны бетерү өчен, 12 күрсәтмә бирелде, күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International