Күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен "Шеронова 23" торак милекчеләре ширкәтен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Спас районы идарәче оешмалары тарафыннан йорт эчендәге газ җиһазларын карап тоту һәм эксплуатацияләү буенча законнардагы таләпләр үтәлешен тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган бозуларны бетерү өчен, Чистай ЗТИ тарафыннан "Шеронова 23" торак милекчеләре ширкәте адресына күрсәтмәләр бирелде. 

Билгеләнгән вакытка 3 күрсәтмә үтәлмәгән, шуңа бәйле рәвештә "Шеронова 23" торак милекчеләре ширкәтенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 3 беркетмә төзелде. Административ хокук бозулар турындагы эшләр, карап тикшерү өчен, ведомство буйсынуы буенча ТР Спас районы җәмәгать судына җибәрелде.

Спас районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы "Шеронова 23" торак милекчеләре ширкәтен гомуми суммасы 30 000 сум булган штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында 3 карар чыгарды.

Штрафлар законда билгеләнгән срокта түләнгән. Торак йортларда ачыкланган җитешсезлекләр бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International