Бөгелмә шәһәренең Петровская урамындагы 34 нче күпфатирлы торак йортны тикшерү нәтиҗәләре буенча Бөгелмә ЗТИ инспекторы идарәче оешма тарафыннан Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, аерым алганда: парапетлар төзек түгел иде. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче оешма җитәкчесенә күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү нәтиҗәсендә "Нефтяник" ИК ҖЧҖ тарафыннан күрсәтмәнең үтәлмәве ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә идарәче компаниягә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм административ эш, карап тикшерү өчен, Бөгелмә районы җәмәгать судына җибәрелде.
Хокук бозу бетерелмәгәнгә күрә, "Нефтяник" ИК ҖЧҖ директорына күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше Бөгелмә ЗТИ контролендә кала.