Россиядә экстремизмлы җинаятьләр саны бер ел эчендә ике тапкырга кимегән

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

РИА Новости (Мәскәү, 21 август) мәгълүматларына караганда, Россия Эчке эшләр министрлыгы 2019 елның беренче 7 аенда бары тик экстремизм юнәлешендәге 371 җинаятьне теркәгән, алар саны узган елгы шундый ук нәтиҗәләр белән чагыштырганда 59,8% кимегән, дигән фикер ясала Министрлык статистикасыннан.

Әлеге эшләрнең барысы да диярлек уңышлы тикшерелә – алар буенча җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе 88,6% тәшкил итә.

РИА Новости аңлатканча, "Сильная Россия" россиякүләм хәрәкәтенең югары советы әгъзасы, отставкадагы полиция генерал-лейтенанты Александр Михайлов фикеренчә, моңа законнардагы үзгәрешләр һәм терроризмга каршы зур күләмдә башкарылган көрәш чаралары нәтиҗәсендә ирешү мөмкин булган.

"Террорчылыкка каршы эш линиясе буенча бик зур эш башкарылды, ул экстремизмны тулаем күренеш буларак киметергә мөмкинлек бирде. Әмма шуны истә тотарга кирәк, Эчке эшләр министрлыгы ике тапкыр кимү фактын билгеләсә дә, экстремизмга җирлек юк дигән сүз түгел. Аның күп кенә чыганаклары чит илләрдә", – дип сөйләгән эксперт.

Моннан тыш, Михайлов билгеләп үткәнчә, хәзер Россиядә үсеш алган хокукый база булдырылган, ул экстремизм юнәлешендәге күп кенә җинаятьләргә каршы башлангыч стадиясендә үк көрәшү мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International