2019 елның августында Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

2019 елның августында Чистай ЗТИ үзенә йөкләнгән вәкаләтләр кысаларында инспекциягә кергән мөрәҗәгатьләр буенча планнан тыш тикшерүләр, элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортларны тикшерү, капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны тикшерү, шулай ук торак йортларны адрес атрибутикасының телләр турында Татарстан Республикасы Законы таләпләренә туры килү-килмәве (рус һәм татар телләрендә урам исемнәре белән күрсәткечләр булу-булмавы) мәсьәләсендә тикшерү үткәрде. Идарәче оешмалар тарафыннан торак фондын алдагы ягып җылыту сезонына әзерләү буенча чаралар үтәлешенә мониторинг үткәрелде.

2019 елның августында Чистай ЗТИ гражданнардан барлыгы 25 (23 язма һәм 2 телдән) мөрәҗәгать керде. Кергән мөрәҗәгатьләр арасыннан 9 мөрәҗәгать каралды, шуларның 8е инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде). Калган мөрәҗәгатьләр буенча тиешле аңлатмалар бирелде.

Гомуми мәйданы 105,7 мең кв. м. булган 42 торак йорт тикшерелде, торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 38 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 15 күрсәтмә бирелде, шәһәр тибындагы Алексеевск поселогында, Болгар шәһәрендә һәм Нурлат шәһәрендә торак милекчеләре ширкәтләре рәисләренә карата торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча 4 беркетмә төзелде, алар буенча 16 000 сумлык штрафлар турында 4 карар чыгарылган.  Чистай шәһәре идарәче компаниясе директорына карата РФ ТКХ дәүләт мәгълүмат системасында кирәкле мәгълүматны урнаштырмаган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча беркетмә төзелде, аның буенча җәмәгать суды тарафыннан кисәтү турында карар чыгарылган.

Шулай ук Чистай ЗТИ тарафыннан 2019 елның августында, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек итү буенча 4 чара уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 4 кисәтү бирелде.

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2019 елның августында Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 141,6 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования