ТМШ рәисен административ җаваплылыкка тарту турында

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Алексеевск штп. Куйбышев урамы буенча 47 нче йорт адресы буенча яшәүче гражданнардан Чистай зонасы торак инспекциясенә күпфатирлы йортта гомуми милекне тиешенчә карап тотмау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать килеп иреште.

Мөрәҗәгатьне карау кысаларында Чистай ЗТИ инспекторы әлеге йортка тикшерү уздырды, нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, әйтик: подвал һәм чорма бүлмәләре көнкүреш чүп-чары белән тулган; подвал бүлмәсе дератизацияләнми.

ТМШ рәисенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Чистай ЗТИ башлыгы карары белән ТМШ рәисе гаепле дип табылды һәм 7.22 ст. буенча 4 000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. 

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен ТМШ рәисенә күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International