Идарәче оешманы административ җаваплылыкка тарту турында.

8 август 2019 ел., пәнҗешәмбе

Чистай зонасы торак инспекциясенә Нурлат шәһәренең Гыйматдинов урамы буенча 82 һәм 86 номерлы торак йортларда яшәүче гражданнардан күпфатирлы йортларда гомуми милекне тиешенчә карап тотмау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр керде. Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча "Комфорт" торак милекчеләре ширкәте адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.

2019 елның 9 июлендә күрсәтмә үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, күрсәтмәләрдә күрсәтелгән җитешсезлекләрнең бер өлеше "Комфорт" ТМШ тарафыннан бетерелмәгән. Тикшерү нәтиҗәсендә Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Комфорт" ТМШ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында ике беркетмә төзелде. Административ хокук бозу турындагы эшләр карап тикшерү өчен ведомстволык буенча Нурлат районы җәмәгать судына җибәрелде.

2019 елның 5 августында Нурлат районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы "Комфорт" ТМШ гомуми суммасы 20 000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында ике карар чыгарды.

Хокук бозуларның бетерелмәве сәбәпле, "Комфорт" ТМШ рәисе адресына яңа күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше инспекция контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования