Чистай шәһәрендә йорт һәм фатир эче газ җайланмаларының куркынычсызлыгын тәэмин итү өлешендә законнардагы зарури таләпләр үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.

5 август 2019 ел., дүшәмбе

Чистай зонасы торак инспекциясендә Чистай шәһәрендәге торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары вәкилләре белән йорт һәм фатир эче газ җайланмаларының куркынычсызлыгын тәэмин итү өлешендә законнардагы зарури таләпләр үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә 6 торак милекчеләре ширкәте һәм 6 торак-төзелеш кооперативы вәкилләре, шулай ук "Энергосистема К" ҖЧҖ махсуслаштырылган оешмасы вәкиле катнашты.

Катнашучыларга йорт эчендәге газ җиһазларын, шул исәптән торак йортларның фасадлары буенча уза торган тышкы газүткәргеч торбаларны законнардагы таләпләргә туры китереп карап тоту һәм эксплуатацияләү кирәклеге турында аңлатмалар бирелде. РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карарының 6 пункты нигезендә, йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт махсуслаштырылган оешма белән килешү нигезендә гамәлгә ашырыла.

Шулай ук чарада катнашучыларга йорт эчендәге газ җиһазларын тиешенчә карап тотмауның һәм ремонтламауның тискәре нәтиҗәләре, шул исәптән Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. нигезендә штрафлар рәвешендәге административ җаваплылык турында аңлатылды.  

Торак милекчеләре ширкәләренә һәм торак-төзелеш кооперативларына махсус оешмалар белән тиешле килешүләрне төзү күрсәтмәләре бирелде, аларның үтәлеше инспекция контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования