Юридик затка планлы тикшерү үткәрү турында.

2 август 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән 2019 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Наш двор" ТМШ КО (Баулы шәһәре) карата урынга чыгып планлы һәм документар тикшерү үткәрелде.

ТМШ карамагында булган Сәйдәшев урамындагы 29, 31, 33 номерлы торак йортларның техник торышын тикшерү нәтиҗәсендә йорттагы гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: вентканалларны тикшерү актлары юк, йортка керү өлешендә үзәктән җылыту системасының тыю-көйләү арматурасына ревизия ясалмаган, подвал бүлмәсен үтәли җилләтү эше оештырылмаган, йорт нигезе өлешчә юдырылган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Россия Федерациясе Торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча мәгълүмат урнаштыру тулы күләмдә башкарылмаган, шуңа бәйле рәвештә "Наш двор" ТМШ КО вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды. Беркетмә карап тикшерү өчен ТР Баулы шәһәре һәм Баулы районы җәмәгать судына җибәрелде.

Торак биналар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауның нигезле булу-булмавын документар тикшерү нәтиҗәсендә хокук бозулар ачыкланмады.

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Наш двор" ТМШ КО адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча 4 күрсәтмә бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования