Уздырылган тикшерү барышында ТР ДТИ тикшерү предметына караган документларны таләп итәргә хокуклы

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Тикшерелүче оешмалар ТР ДТИ таләп иткән документларны тапшырырга тиеш

 

Татарстан Республикасы Арбитраж судының № А65-3573/2018 эш буенча 2019 елның 2 апрелендәге  карары нигезендә "Русло" ҖЧҖнең (алга таба – Оешма) юридик затка планнан тыш тикшерү үткәрү турындагы күрсәтмәне дөрес түгел дип тану һәм гамәлдән чыгару турындагы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартылды.

Оешмага карата планнан тыш тикшерү уздыру өчен "Альметьевск-Водоканал" ҖЧҖ мөрәҗәгате нигез булып хезмәт иткән, анда күпфатирлы йорт белән идарә иткәндә Оешма тарафыннан тиешле тикшерүне уздыру нигезе булган зарури таләпләрнең бозылуы турында фактлар бәян ителгән.

Кабул ителгән суд акты белән килешмичә, "Русло"ҖЧҖ апелляция шикаяте белән мөрәҗәгать иткән.

2019 елның 14 июнендә Унберенче арбитраж суды ТР Арбитраж судының А65-35773/2018 номерлы эш буенча карарын үзгәрешсез калдырды, шикаять канәгатьләндерелмәде.

Судлар тикшерү органы сораткан документлар тикшерү предметына кагыла һәм аны үткәрү өчен кирәкле булып тора дип нәтиҗә ясаган. Дәүләт торак күзәтчелеге органы лицензия контролен гамәлгә ашыру кысаларында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләүдә кулланыла торган, коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле ресурсларга исәп-хисап ясау таләпләренең үтәлешен раслый торган беренчел белешмәләр булган документларны соратып алырга хокуклы.

ТР ДТИ үз вәкаләтләре чикләрендә эш итте, чөнки йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия нигезендә гамәлгә ашыручы оешмага карата күзәтчелек органы тарафыннан лицензия таләпләре үтәлеше буенча планнан тыш тикшерү уздыру, контрольне гамәлгә ашыру өчен кирәкле документларны таләп итү өчен нигезләр бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International