Нурлат муниципаль районы идарәче һәм подрядчы оешмалары белән киңәшмә узды.

10 июль 2019 ел., чәршәмбе

"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законның (алга таба – 294 номерлы ФЗ) 8.2 статьясы нигезендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары ел саен раслана торган хокук бозуларны кисәтү программалары нигезендә зарури таләпләр бозылуны кисәтү буенча чараларны гамәлгә ашыра.

2018 елның 18 декабрендәге 510 номерлы ТР ДТИ боерыгы нигезендә 2019 елга юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан законнардагы зарури таләпләр бозылуны кисәтү буенча ТР ДТИ программасы расланды.

Күрсәтелгән программаны үтәү һәм 294 номерлы ФЗ 8.2 ст. 2 өлешенең 2) п. нигезендә 2019 елның 27 июнендә Чистай ЗТИ башлыгы в.б. тарафыннан Нурлат шәһәрендә идарәче оешмалар белән зарури таләпләрне кертүгә һәм аларның үтәлешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән кирәкле оештыру, техник чараларны уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә Нурлат шәһәренең 9 идарәче оешмасы вәкилләре, шулай ук күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләрне башкаручы 5 подрядчы оешма вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә лицензия таләпләрен тупас бозган өчен административ җаваплылыкка; мәгълүмат ачу тәртибенә; авария-диспетчерлык хезмәте эшен оештыруга; идарәче оешманың әлеге йорт белән идарә иткәндә күпфатирлы йортта биналарның хуҗалары һәм кулланучылары белән үзара хезмәттәшлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Подрядчы оешмалар белән күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру һәм үткәрү, шулай ук башкарылган эшләр турында КС-2 формалы актларны имзалау тәртибе буенча фикер алыштылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования