2019 елның июнь аенда Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат.

4 июль 2019 ел., пәнҗешәмбе

2019 елның июнендә Чистай ЗТИ үзенә йөкләнгән вәкаләтләр кысаларында инспекциягә кергән мөрәҗәгатьләр буенча планнан тыш тикшерүләр, элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешенә тикшерү, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортларны тикшерү, капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны тикшерү, шулай ук торак йортларны адрес атрибутикасының телләр турында Татарстан Республикасы Законы таләпләренә туры килү-килмәве (рус һәм татар телләрендә урам исемнәре белән күрсәткечләр булу-булмавы) мәсьәләсендә тикшерү үткәрде. Идарәче оешмалар тарафыннан торак фондын алдагы ягу сезонына әзерләү буенча чаралар үтәлешенә мониторинг үткәрелде.

2019 елның июнендә Чистай ЗТИ гражданнардан барлыгы 19 язмача мөрәҗәгать керде. Кергән мөрәҗәгатьләр арасыннан 8 мөрәҗәгать урынга чыгып каралды, шуларның 5се инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде). Калган мөрәҗәгатьләр буенча тиешле аңлатмалар бирелде.

Гомуми мәйданы 192,19 мең кв.метр 61 торак йорт тикшерелде, шулардан 8е – гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча, 53 йорт элек бирелгән күрсәтмәләр үтәлеше буенча тикшерелде.

Торак йортларны тикшерү барышында Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 12 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 9 күрсәтмә бирелде. Билгеләнгән вакытка күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча 3 беркетмә төзелде, административ хокук бозулар турындагы эшләр җәмәгать судына карап тикшерүгә җибәрелде. Җәмәгать судыннан идарәче оешма тарафыннан лицензия таләпләре бозылган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше нигезендә элегрәк карап тикшерүгә җибәрелгән административ хокук бозу эше буенча 125 000 сумлык штраф турында 1 карар алынды.

Закон нигезендә билгеләнгән штрафларны түләмәгән өчен Чистай ЗТИ карарлары буенча гражданнарга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 ст. 1 өлеше буенча 3 беркетмә төзелде. Әлеге беркетмәләр буенча административ хокук бозулар турындагы эшләр карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.  

Шулай ук Чистай ЗТИ тарафыннан 2019 елның июнендә, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында, зарури таләпләр бозылу турында 4 башлангыч тикшерү уздырылды; юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек итү буенча 4 чара уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 4 кисәтү бирелде.

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2019 елның июнь аенда Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 455,6 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования