ТР буенча ФМХИ карары законсыз дип табылды

11 июль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе (алга таба – ТР МФХИ), Яр Чаллы шәһәрендәге күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясау буенча хезмәтләр күрсәтү һәм (яки) эшләр башкару өчен подрядчы оешмаларны сайлап алуны уздыруның законлылыгы турындагы эш материалларын карап, ТР Дәүләт торак инспекциясен Яр Чаллы шәһәрендә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт уздыру буенча товар базарына үтеп керүдә хуҗалык итүче субъектлар өчен каршылык тудыру өлешендә килешүне гамәлгә ашыру өлешендә "Конкуренцияне яклау турында" 2006 елның 26 июлендәге 135-ФЗ номерлы федераль законның 16 статьясын бозган, бу хәл конкуренцияне булдырмаска, чикләргә яки юкка чыгарырга мөмкин, дип таныган.

ТР ФМХИ карары законсыз: РФ Торак кодексы һәм норматив хокукый актлар нигезендә Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт уздыруны оештыру Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 14 мартындагы 10-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган Күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү һәм (яки) эшләр башкару өчен подрядчы оешмаларны җәлеп итү тәртибе нигезендә гамәлгә ашырыла, әлеге Тәртип нигезендә Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт уздыруны оештыру эше ТР ДТИ йөкләнмәгән; подрядчы оешмаларны сайлап алу вазыйфасы төбәк операторы белән төзелгән шартнамә нигезендә тиешле күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшчәнлек башкаручы оешмаларга йөкләнгән, шул ук вакытта ТР ДТИ гамәлләре комиссия әгъзалары белән килештерелмәгән; ТР ДТИ комиссиясе әгъзасы сайлап алуда катнашу өчен катнашучылардан заявка кабул итмәгән; оешмаларны сайлап алуда конкуренцияне чикләүдә ТР ДТИ гаебе юк.

ТР ДТИ ТР Монополиягә каршы федераль хезмәтнең күрсәтелгән карарына шикаять белдерде.

Татарстан Республикасы Арбитраж суды һәм Унберенче Арбитраж Апелляция суды 2019 елның 8 июлендә ТР МФХИ апелляция шикаятен карап, ТР МФХИ карарын законсыз дип таныды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования