Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга лицензия бирүдән баш тарту турында

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясенә (алга таба – ТР ДТИ) күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга лицензия бирү турында гариза белән "Крепость" ҖЧҖ мөрәҗәгать итте.

ТР ДТИ тарафыннан уздырылган тикшерү барышында ачыкланганча, "Крепость" ҖЧҖ гаризасында канәгатьләндерелгән хөкем җаваплылыгы турында мәгълүмат бар, бу исә чынбарлыкка туры килми.

Лицензия алырга теләүченең гаризасын карау нәтиҗәләре буенча ТР ДТИ тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләү буенча Татарстан Республикасы лицензия комиссиясе (алга таба – Лицензия комиссиясе) өчен лицензия бирүдән баш тарту турында нигезләнгән тәкъдим әзерләнде.

Лицензия комиссиясе "Крепость" ҖЧҖ лицензия бирүдән баш тарту турында карар кабул итте, чөнки лицензиягә дәгъва белдерүче РФ Торак кодексының 193 ст. 1 өл. 3 пунктында каралган лицензия таләбенә җавап бирми. Лицензия комиссиясе карары нигезендә ТР ДТИ тарафыннан "Крепость" ҖЧҖ күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга лицензия бирүдән баш тарту турында боерык әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International