Юридик затка планлы тикшерү үткәрү турында.

26 июнь 2019 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән 2019 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Комфорт" ТМШ идарәче оешмасына карата планлы документар һәм  урынга чыгып тикшерү үткәрелде. ТМШ идарәсендәге, Вахитов проспекты буенча 12 нче номерлы йортның техник торышын тикшерү нәтиҗәсендә гомуми йорт милкен карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды: цокольнең буяу катламы өлешчә купкан, фасад тышчасында җитешсезлекләр,  гомуми кулланылыштагы урыннарда идәннең керамик плиткалары, ишекләрнең буяулары купкан.

           Тикшерү барышында ачыкланганча, Россия Федерациясе Торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча мәгълүмат урнаштыру тулы күләмдә башкарылмаган, шуңа бәйле рәвештә "Комфорт" ТМШ вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды, кисәтү рәвешендә җәза билгеләнде. Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауның нигезлелеген документар тикшерү барышында тәртип бозулар ачыкланмады.

            Үткәрелгән планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча "Комфорт" ТМШ идарәче оешмасы адресына ачыкланган барлык бозуларны бетерү өчен 5 күрсәтмә бирелде, шулай ук йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә зарури таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтелде.

            Күрсәтелгән барлык эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования