Санитар-экологик икеайлык кысаларында күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләренең торышын тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат

18 июнь 2019 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы территорияләрендәге торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту һәм халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерү турында" 2019 елның 21 мартындагы 567-р номерлы боерыгын үтәү максатында, Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2019 елның 1 апреленнән алып 1 июненә кадәрге чорда, юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә уздырылучы контрольлек чаралары барышында, йорт яны территорияләрен санитар карап тоту һәм төзекләндерүгә кагылышлы тикшерүләр үткәрелде.

       Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарында барлыгы 359 күпфатирлы йортның йорт яны территориясе тикшерелде.

       Йорт яны территорияләренең санитар торышы өлешендә ачыкланган бозулар буенча Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан идарәче оешмалар адресына законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 3 күрсәтмә һәм 13 кисәтү бирелде. 1 күрсәтмәне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст.1 өлеше буенча ТМШ рәисенә карата 1 беркетмә төзелде, җәмәгать суды тарафыннан 1000 сум күләмендә штраф турында карар чыгарды, штраф түләнде.

       2019 елның 1 июненә инспекциядән бирелгән барлык күрсәтмәләр һәм кисзтүләр үтәлгән, хокук бозулар бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования