2019 елның маенда Чистай ЗТИ үзенә йөкләнгән вәкаләтләр кысаларында инспекциягә кергән мөрәҗәгатьләр буенча планнан тыш тикшерүләр, элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше буенча тикшерүләр үткәрде.
2019 елның маенда Чистай ЗТИ гражданнардан барлыгы 23 язма һәм 2 телдән мөрәҗәгать керде. Кергән мөрәҗәгатьләр арасыннан 6 мөрәҗәгать урынга чыгып карап тикшерелде, алар инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде). Калган мөрәҗәгатьләр буенча тиешле аңлатмалар бирелде.
Гомуми мәйданы 222,81 мең кв.метр булган 57 торак йорт тикшерелде, бу тикшерүләрнең 6сы – гражданнар мөрәҗәгате буенча, 12 йорт элек бирелгән күрсәтмәләр үтәлешен карау буенча, 39 йорт прокуратура таләбе буенча каралды.
Торак йортларны тикшерү барышында Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 34 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 22 күрсәтмә бирелде; Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 1 өлеше буенча 1 беркетмә төзелде; гомуми суммасы 13 500 сумлык штрафлар турында 4 карар чыгарылды.
Шулай ук Чистай ЗТИ тарафыннан 2019 елның маенда, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында, зарури таләпләр бозылу турында 7 башлангыч тикшерү уздырылды; юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек итү буенча 22 чара уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 22 кисәтү бирелде.
Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2019 елның маенда Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 127,7 мең сумлык эшләр башкарылган.
Юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольдә тоту чаралары кысаларында Чистай ЗТИ тарафыннан гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортлар тикшерелде, шулай ук идарәче оешмалар тарафыннан санитар-экологик икеайлык кысаларында йорт яны территорияләрен вакытында чистарту буенча таләпләрнең үтәлеше тикшерелде.
Торак йортларны адрес атрибутикасының телләр турындагы ТР Законы таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерү дәвам итә. 2019 елның маенда 210 йорт карап чыгылды, 93 йортта адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры килми. Адрес атрибутикасын тиешле халәткә китерү максатында кисәтү бирелде. 13 йортта җитешсезлекләр бетерелгән.