Россия Федерациясе Югары Суды 2019 елның 4 апрелендәге № 306-ЭС19-3279 билгеләмәсендә күпфатирлы йортта гомуми мөлкәттәге биналарның күпфатирлы йортта гомуми мөлкәттән файдаланганда һәм аны карап тотканда тотылган салкын суга, кайнар суга, гомуми мөлкәтне карап тоту максатларында агынты суны агызган өчен түләү исәпләгәндә исәпкә алынырга тиешле мәйданнарын күрсәткән

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Югары Суды 2019 елның 4 апрелендәге № 306-ЭС19-3279 билгеләмәсендә күпфатирлы йортта гомуми мөлкәттән файдаланганда һәм аны карап тотканда тотылган салкын суга, кайнар суга, гомуми мөлкәтне карап тоту максатларында агынты суны агызган өчен түләү исәпләгәндә машина бүлемтекләре, лифтлар, чүп җыйгычлар, җылылык төеннәре (техник идән аслары), янгын вакытында чыгу юллары мәйданнарын исәпкә алуны хокуксыз дип таныган.

Россия Федерациясе Югары Суды 2019 елның 4 апрелендәге № 306-ЭС19-3279 билгеләмәсендә күпфатирлы йортта гомуми мөлкәттәге биналарның күпфатирлы йортта гомуми мөлкәттән файдаланганда һәм аны карап тотканда тотылган салкын суга, кайнар суга, гомуми мөлкәтне карап тоту максатларында агынты суны агызган өчен түләү исәпләгәндә исәпкә алынырга тиешле мәйданнарын билгеләгәндә, асылда, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 23 маендагы 306 номерлы карары белән расланган Коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларын һәм күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тоту максатларында коммуналь ресурслардан файдалану нормативларын билгеләү һәм ачыклау кагыйдәләренә (алга таба – 306 номерлы кагыйдәләр) 1 нче кушымтаның 27 пунктына таянып эш итәргә кирәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 306 номерлы кагыйдәләрнең 1 нче кушымтасындагы 27 пункты нигезендә күпфатирлы йортта гомуми мөлкәт составына керүче биналарның гомуми мәйданы (күпфатирлы йорт паспортында күрсәтелгән белешмәләр буенча) күпфатирлы йортта бердән артык бинага хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән һәм күпфатирлы йортта фатир өлешләре булып тормаган түбәндәге биналарның суммар мәйданы буларак билгеләнә: әлеге күпфатирлы йортта аерым милекчеләрнеке булмаган фатирара баскыч мәйданчыклары, баскычлар, коридорлар, тамбурлар, холлар, вестибюльләр, коляска урыннары, сак (консьерж) бүлмәләре мәйданнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International