Күпфатирлы йортларда газ җиһазларын тикшерү

2019 елның 7 июне, җомга
Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе үзенә беркетелгән территорияләрдә күпфатирлы йортларда йорт эчендәге газ җиһазларын тикшерү буенча планнан тыш тикшерүләрне тәмамлады. Мондый йөкләмә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан дәүләт торак күзәтчелегенең төбәк органнарына бирелгән иде. Әлеге йөкләмәне үтәү барышында Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе газ кертелгән 1300 артык күпфатирлы йортны тикшерде. Тикшерү 41 юридик затка карата үткәрелде. Затларның әлеге категориясенә йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы идарәче оешмалар һәм торак милекчеләре ширкәтләре карый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 100 артык хокук бозу очрагы ачыкланды, 7 күрсәтмә бирелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 статьясы буенча административ хокук бозулар турында 104 000 сумлык 7 беркетмә төзелде, 12 кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик һәм вазыйфаи затларны административ җаваплылыкка тарту чаралары дәвам итә. Йорт эчендәге газ җиһазларыннан файдаланганда һәм аларны карап тотуда төп хокук бозулар: йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча шартнамәләрнең булмавы; төтен юлларын һәм вентиляция каналларын тикшерү эшләренең үтәлмәве; фасадтагы газүткәргечләрне буяу эшләренең башкарылмавы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International