Фатир хуҗасын административ җаваплылыкка тарту турында.

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Чистай ЗТИ тарафыннан Циолковский урамындагы 20 номерлы йортта фатирны үзгәртеп коруга карата мөрәҗәгать керде.

Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактларны тикшерү барышында Чистай ЗТИ инспекторы РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 ел, № 170 карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылу очрагын ачыклады: фатир үзирекле рәвештә үзгәртеп корылган иде (җылыту приборлары урнаштырылган һәм озынча балконга проектта каралмаган җылылык белән тәэмин итү торбалары салынган).

Тикшерү нәтиҗәләре буенча милекчегә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст 1 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм 1000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды. Штраф законда билгеләнгән вакытка түләнде.

Алга таба торак милекчесенә карата РФ Торак кодексының 29 ст. 5 өлешендә каралган чараларны күрү өчен, документлар җыелмасы инспекция тарафыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетына җибәрелде.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан РФ ТК 29 ст. 3 өл. билгеләнгән тәртиптә үзгәртеп корылган бина хуҗасына, вакытын билгеләп, торакны элеккеге хәленә китерү турында хәбәр җибәрелгән.

Үзгәртелгән торак билгеләнгән вакытта милекче тарафыннан элеккеге проект хәленә кайтарылган, барлык бозулар да бетерелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International