Лицензия таләпләрен бозган өчен җәзага тарту.

2019 елның 28 мае, сишәмбе

2011 елның 1 февралендә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча "Жилкомсервис" ҖКФ ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан административ эш кузгатылды.

Планнан тыш күчмә тикшерү нәтиҗәсендә билгеләнгәнчә, озак вакыт дәвамында идарәче компания күпфатирлы йортта торак бина стеналарында күгәрек барлыкка килүгә каршы һәм моңа китереп чыгарган сәбәпләрне юк итү буенча чаралар күрмәгән, бу эшне агымдагы ремонт үткәрүгә акчаның җитәрлек булмавы белән дәлилләгән, нәтиҗәдә административ эш кузгату өчен нигез барлыкка килгән.

         Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы карары белән "Жилкомсервис" ҖКФ ҖЧҖ идарәче компаниясе административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа 250 000 сум күләмендә административ штраф салынды.

         Яр Чаллы шәһәре җәмәгать суды карарына белдерелгән шикаятьне карау барышында шәһәр суды җәмәгать судьясы аны үзгәрешсез калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International