Ел саен үткәрелә торган, расланган укыту программасы кысаларында 2019 елның 17 маенда Яр Чаллы шәһәре прокуратурасында Кама аръягы төбәге прокуратурасы хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды.
Яр Чаллы шәһәре прокуроры Д.Н. Ерпелев чакыруы буенча һәм күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлек итү кысаларында, Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан подрядчы оешмалар капиталь ремонт эшләрен башкарганда еш очрый торган их характерлы хокук бозу очраклары һәм ачыкланган бозулар буенча кабул ителгән чаралар тикшерелде.
Прокуратура хезмәткәрләреннән җиткерелгән сорауларның тематикасы капиталь ремонт мәсьәләләре белән генә чикләнмәде. Шулай ук ТКХ хезмәтләре өчен түләү исәпләү мәсьәләләре, гомуми җыелыш беркетмәләренә кагылышлы сораулар, эштә норматив-хокукый базаны куллану темасы да актуаль булды.