Алдан бирелгән күрсәтмәне үтәмәгән өчен җаваплылыкка тарту турында.

14 май 2019 ел., сишәмбе

Чистай ЗТИ гражданнардан Нурлат шәһәре, Нефтьчеләр урамы, 8 йортта гомуми милекне тиешенчә карап тотмауга бәйле мөрәҗәгать килде. Чистай ЗТИ тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча "Комфорт" ТМШ адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

2019 елның 27 мартында күрсәтмә үтәлешен тикшерү вакытында билгеләнгәнчә, күрсәтмәдә күрсәтелгән җитешсезлекләрнең бер өлешен "Комфорт" ТМШ бетермәгән. Тикшерү нәтиҗәсендә, "Комфорт" ТМШ карата Чистай ЗТИ тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Административ хокук бозу турындагы эш карап тикшерү өчен ведомство карамагы буенча Нурлат районы җәмәгать судына җибәрелде.

2019 елның 13 маенда Нурлат районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы 10000 сум күләмендә штраф рәвешендә "Комфорт" ТМШ административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарды.

Хокук бозуларның бетерелмәве сәбәпле, "Комфорт" ТМШ рәисе адресына яңа күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования