Күпфатирлы йортта кунакханәләр урнаштыруны тыю.

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Күпфатирлы йортларда кунакханә хезмәте күрсәтү рөхсәт ителмәячәк. Әлеге тыю торак биналарга — фактта, фатирларга кагыла.

         Мондый бизнесны дәвам иттерү яки алып бару торак бинаны торак булмаган бинага күчерүне таләп итәчәк.

Торак булмаган биналарга түбәндәге таләпләр куела: беренче каттан югары булмаган урында, аерым керү белән урнашу.

Шулай ук, кунакханәләрне классификацияләү системасы буенча категория дә алырга кирәк булачак.

Законның гамәлдә булу вакыты басылып чыкканнан соң 10 көн узгач дип планлаштырылган иде, әмма, яңа кагыйдәләргә күчү максатында, Федерация Советы законның үз көченә керү датасын 2020 елның 1 гыйнварына үзгәртергә тәкъдим итте. Килештерү комиссиясенең эш йомгаклары буенча Закон яңа датада – 2019 елның 1 октябрендә үз көченә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International