2019 елның 1 кварталында Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан башкарылган эшләр турында хисап.

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Күрсәтелгән чорда Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан йорттагы гомуми мөлкәтне карап тоту, түләүләр хисаплау һәм башкалар өлешендә законнарга булган үзгәрешләр турында халыкка мәгълүмат җиткерү буенча 13 мәкалә әзерләнде һәм массакүләм мәгълүмат чараларында (ТР Дәүләт торак инспекциясе сайтында, басма матбугат чараларында, телевидениедә) басылып чыкты.

Юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга зарури таләпләрне билгели торган гамәлдәге норматив актларга кертелүче үзгәрешләр турында, аларның гамәлгә керү сроклары һәм тәртибе турында оештырылган очрашулар барышында, семинарларда турыдан-туры мәгълүмат бирү буенча 3 чара уздырылды.

Йорттагы уртак мөлкәтне карап тоту өлешендә законнарга булган үзгәрешләр турында КФЙ милекчеләре белән уздырылган 2 очрашу вакытында мәгълүмат җиткерелде.

Инспекция вәкилләренең шәһәр Прокуратурасы белән берлектә КФЙ торак урыннарның милекчеләре белән идарәче компанияне алмаштыру мәсьәләсенә багышланган очрашуы уздырылды.

Гражданнардан 784 мөрәҗәгать килде һәм каралды. Гомуми 2034 мең кв. метр мәйданлы 97 КФЙ буенча контрольлек чаралары уздырылды, 198 җитешсезлек очрагы ачыкланды.

Планлы һәм планнан тыш чаралар нәтиҗәсендә административ җаваплылыкка тарту турында 114 карар чыгарылды, гомуми 1 903,0 мең сумлык штрафлар салынды.

Ел эчендә 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законның 8.2 ст. буенча зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 84 кисәтү чыгарылды.

         Тәмәке тартуга каршы закон бозылуга бәйле карарлар чыгарылу сәбәпле, административ хокук бозулар турында 372 эш каралды (гражданин өчен штраф күләме 500 сумнан 1500 сумга кадәр).

         Контрольлек чаралары барышында йорт эчендәге газ җиһазларының техник торышына махсус игътибар бирелде. Мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында, 18 000 сум күләмендә штраф салып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше ("Йорт һәм (яки) фатир эче газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча эшләр башкару өчен, билгеләнгән тәртиптә мондый эшләрнең башкарылачагы турында хәбәр итү очрагында, махсус оешма вәкилен кертүдән баш тарту ") буенча 34 административ беркетмә төзелде, 16 фатир милекчесенә телдән кисәтү ясалды.

           ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны уздыру буенча Оештыру комитеты карарының 1 п. үтәү максатында, контрольлек чараларын уздырганда, күпфатирлы йортларда адрес атрибутикасының булуына (Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә) һәм аны карап тотуга игътибар бирелде, законнарны бозуның ярамаганлыгы турында 4 кисәтү бирелде.

         Юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә зарури таләпләрнең үтәлүе буенча 19 контрольлек чарасы уздырылды, хокук бозулар турында мәгълүматлар Интернет челтәрендә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылды.          Гомуми мәйданы 448,1 мең кв. м. тәшкил итүче 19 КФЙ түбәләрне кардан һәм боздан чистарту-чистармауга, юлларда чокыр-чакыр булу-булмавына карата тикшерелде. 27 җитешсезлек очрагы ачыкланды, 254 мең сумлык 11 беркетмә төзелде. Законнарны бозуның ярамаганлыгы турында 10 кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International