Бөгелмә зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләре үз үрнәгендә санитар-экологик икеайлыкта актив катнашырга чакырды.

2019 елның 12 апреле, җомга

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең "Бөгелмә муниципаль районы территорияләрен санитар чистарту һәм карап тоту чаралары турында" 2019 елның 19 мартындагы 301 номерлы күрсәтмәсе нигезендә Бөгелмә шәһәрендә экологик икеайлык башланып китте, аның кысаларында шәһәрдәге барлык оешмалар кала территориясен чистартуда актив катнашырга тиеш.

Икеайлык уздырылган вакытка Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан өмәләр уздыру графигы расланды: 2019 елның 6, 20, 27, 30 апрель һәм 8, 24, 31 май көннәрендә милекчелекнең барлык төр формаларындагы предприятиеләр катнашында, шулай ук шәһәр һәм район халкын җәлеп итеп, Бөгелмә муниципаль районы территориясендә гомумкала һәм район өмәләре билгеләнде.

Капчыкларга җыелган чүп-чар үзәкләштерелгән рәвештә шәһәр урамнарыннан игълан ителгән өмә көннәрендә чыгарылачак.

Муниципаль район башкарма комитеты предприятиеләрнең, учреждениеләрнең һәм оешмаларның барлык хезмәт коллективларына, шәхси эшкуарларга, иҗтимагый оешмаларга, студентларга һәм мәктәп укучыларына, күпфатирлы йортларда һәм шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләргә шәһәрне язгы җыештыру эшенә актив кушылырга кирәклеге турында мөрәҗәгать итте.

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләре 2019 елның 6 апрелендә булып узган беренче өмәдә актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International