Йорт яны территорияләрен кардан чистарту чаралары.

12 апрель 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 11 февралендәге 92 номерлы карарын үтәү максатында, Алабуга зонасы торак инспекциясе гамәлгә ашырган чаралар кысасында 2019 елның 27 февралендә Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеевск районнарында йорт яны территорияләрен үз вакытында чистартуны тәэмин итү өлешендә 121 күпфатирлы йорт тикшерелде.

Идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына 7 күрсәтмә һәм зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 3 кисәтү бирелде.

Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "Нептун+" ҖЧҖ вазыйфаи заты, 10,0 мең сумлык штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.

2019 елның 12 апреленә барлык җитешсезлекләр дә бетерелгән, инспекция тарафыннан бирелгән барлык күрсәтмәләр, кисәтүләр үтәлгән.

Кар эрегән чорда күпфатирлы йортларның подвал бүлмәләрен су бастырмый калуны тикшерүдә тоту чаралары Алабуга ЗТИ тарафыннан дәвам иттерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования